Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Айрат Сәрвәровтан яңа иҗат җимеше: «Ямьле Уразай буйлары» картинасы

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам Айрат Сәрвәров — күпсанлы картиналар авторы. Балалар сәнгать мәктәбе остазы укучыларын язгы каникулларга озаткач, кабат кулына пумаласын алып, иҗат эшенә чума. Бүген рәссам үзенең яңа әсәрен — «Ямьле Уразай буйлары» исемле картинасын ясауны тәмамлаган.

Айрат Изил улы бу иҗат җимешен безнең белән дә уртаклашты.

Картина киндергә майлы буяулар белән эшләнгән. Әсәрдә туган як табигатенең гүзәллеге, аның сихри мохиты чагылыш таба. Әлеге эшен Айрат Сәрвәров бүгенге һөнәри бәйрәм- Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышладым, ди.

Патриот рухлы райондашыбыз Айрат Сәрвәровка алга таба да уңышлар, илһамлы иҗат телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев