Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш районы авыл мәдәният йортлары драма коллективлары һәм халык театрлары смотры жиңүчеләре

Драма коллективлары арасында җиңүчеләр II урын - Тат.Суыксу авыл мәдәният йорты драма коллективы, Л. Леронның "Алтын күкәй, яки киндерсюрприз" комедиясе белән. Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артистлар - Хафиз ролендә Хәләф Сираев, Вәсилә ролендә Рәшидә Солтанова, Ләйлә ролендә Рәмзилә Гыйльманова. I урын - Яңа Әлем авыл мәдәният йорты драма коллективы, Г.Зәйнашеваның...

Драма коллективлары арасында җиңүчеләр
II урын - Тат.Суыксу авыл мәдәният йорты драма коллективы, Л. Леронның "Алтын күкәй, яки киндерсюрприз" комедиясе белән.
Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артистлар - Хафиз ролендә Хәләф Сираев, Вәсилә ролендә Рәшидә Солтанова, Ләйлә ролендә Рәмзилә Гыйльманова.
I урын - Яңа Әлем авыл мәдәният йорты драма коллективы, Г.Зәйнашеваның "Гайфи бабай, өйлән давай" комедиясе белән.
Ирләр ролен иң оста башкаручы номинациясендә җиңүче - Гайфи роле белән Шамил Сафиуллин, "Өмет" номинациясендә җиңүче - Рөстәм ролендә Рөстәм Нариманов.
Халык театрлары арасында җиңүчеләр
III урын - Зөбәер авыл мәдәният йорты халык театры, И. Юзеевнең "Онытылмас бәет" драмасы белән.
Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артистлар - Вәдүт ролендә Ленар Габидинов, Ак бабай ролендә Таһир Габдрахманов.
III урын - Богады авыл мәдәният йорты халык театры, Т. Миннуллинның "Без бит авыл малае" комедиясе белән.
"Җитәкче - актер" номинациясендә җиңүче - Айтуган ролендә Рамил Әмиров, "Иң кечкенә актер" номинациясендә Ирбатыр ролендә I сыйныф укучысы Гадел Нуриев.
Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артист - Мәүлия ролендә Әсфирә Хафизова.
III урын - Пучы авыл мәдәният йорты халык театры, Н. Гаетбаевның "Сиңа - фатир, миңа - ир" комедиясе белән.
Хатын-кызлар ролен иң оста башкаручы номинациясендә җиңүче - Зәйтүнә ролендә Ләйсән Әхмәдишина.
Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артист - Мизхәт ролендә Ринат Габдуллин.
II урын - Иске Сәфәр авыл мәдәният йорты халык театры, Аманулланың "Моңлы ядкарь" трагикомедиясе белән.
"Сәхнә ветераны" номинациясендә җиңүче - Гафуржан карт ролендә Альберт Ильдаров.
Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артистлар - Голынат ролендә Ландыш Фарсыева, Флорид ролендә Әхсән Нургалиев.
II урын - Иске Кормаш авыл мәдәният йорты халык театры, X. Вахитнең "Жырым табар сине" мелодрамасы белән.
"Иң оста декорация чишелеше" номинациясендә җиңүче - Иске Кормаш халык театры.
Уңышлы чыгыш ясаган үзешчән артист - Сәрия ролендә Фәйрүзә Газизова.
I урын - Киров авыл мәдәният йорты халык театры, Ә. Атнабаевның "Хушыгыз, хыялларым" драмасы белән.
Төп рольне иң оста башкаручы номинациясендә җиңүче - Гөлнәрисә ролендә Алсу Хужина.
Иң оста драма актеры номинациясендә җиңүче - Айсар ролендә Рөстәм Ганиев.
Тискәре рольне иң оста башкаручы номинациясендә җиңүче - Кадершә ролендә Альберт Камалов.
Зәвыклы сәхнә бизәлеше - "Иң оста декоратор" номинациясендә җиңүче - Илнар Гыйздуллин.
"Иң яхшы актерлар ансамбле" номинациясендә җиңүче - Киров халык театры.
Үз җирлекләрендә унышлы чыгыш ясаган жирлек коллективлары:
Уразай, Иске Кормаш, Яңа Әлем, Чуракай, Яхшый, Иске Богады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев