Актаныш районында Әниләр көне: Мәхәббәт һәм хөрмәт бәйрәме
Бүген Актанышта Әниләр көне, әлеге бәйрәм бөтен район өчен әһәмиятле вакыйга. Ап-ак карлы кышларга аяк басканда илебез, җәмгыятебез алдындагы казанышларын бәяләп бетереп булмый торган аналарны хөрмәтләделәр.
Әниләр бәйрәменең төп кунаклары- улларын махсус хәрби операциягә озаткан сабыр хатын-кызлар, ятим балаларга гаилә җылысы бүләк итүче олы йөрәкле аналар, район икътисадының төрле тармакларында фидакарь хезмәт итү белән беррәттән гаиләләрендә ирләренә ныклы терәк, балаларына кайгыртучан әни була белгән эшсөяр гүзәл затлар.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов бәйрәм белән котларга Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсенә күтәрелгәч, нәкъ тә әниләребезнең әлеге сыйфатларына басым ясады:
Әниләр көне иң җылы бәйрәмнәрнең берсе! Юкка гына оҗмаһ әниләрнең аяк астында, дип әйтмәгәннәр. «Әни» сүзе гади сүз генә түгел. Әни безгә киңәшче дә, дөньяны аңлатучы да, сер сандыгы да. Күкрәк сөтен имезеп үстергән әниләргә зур рәхмәт.
Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы вакытларда үз җилкәләрендә дөньяның авырлыгын, чысын-төчесен кичергән әниләргә мең рәхмәт! Бүген батыр, үз антларына тугры егетләр үстергән, уллары махсус хәрби операциядәге әниләргә баш иеп рәхмәт белдерәм. Якташларыбыз исән-сау кайтып, тынычлыкта, матур тормышта яшәргә язсын.
Ятим балаларны сыендырып, аларга йөрәк җылысы, гаилә бәхете биргән әниләргә рәхмәт! Балалар бәхетенә сөенеп озын гомер кичерегез! - диде Ленар Рафак улы.
Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр өчен Актаныш районында иҗат итүче мәдәният әһелләре- сәнгатьнең каймагы булган һәвәскәр артистлар концерт программасы тәкъдим итте.
"Актаныш-информ"ның ВКонтакте социаль челтәрендә һәм телеграм-канал мессенджерында әлеге кызыклы һәм эчтәлекле кичәнең бер өлеше туры эфир видеосында.
Бәйрәм алдыннан мәдәният йортының фойесында данлыклы райондашларыбыз исемнәрен йөртүче авылларыбыз мәчетләренең тарихы белән танышырга була иде.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде.
Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев