Актанышның беренче мәктәбенең театр коллективы «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» республика фестивалендә җиңде
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Бәйгедә «Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы да катнашып, әлеге тантаналы чарада бүләкләнде.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсы мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштерә, быел ул Татарстанда икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.
Быел бәйгедә катнашырга барлыгы 70 гариза килгән. 41 гаилә һәм мәктәп театры үз сәләтләрен күрсәтә. Катнашучыларның гомуми саны 700гә җиткән. Алты көн дәвамында 6 жюри әгъзасы – Тинчурин театрының әйдәп баручы актерлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфәт Закиров һәм Илфак Хафизов, талантлы артистлар Салават Хәбибуллин, Диләрә Фәттахова катнашучыларга бәя бирә.
8 ноябрьдә Гала-концертта фестивальдәге иң яхшы номерлардан өзекләр күрсәтелде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы "Гаилә тарихы" номинациясендә җиңү яулады.
Актанышның беренче мәктәбе театр коллективы педагог Миләүшә Аграпованың "Хушлашу җыры" әсәрен тәкъдим итте. Спектакльдә Газизова Фәйрүзә Риф кызы, Газизов Сәет Илдус улы, Газизов Данир Илдус улы, Хөҗҗәтов Илназ Наил улы, Хафизова Алсу Мирзамөхәммәт кызы, Аграпова Миләүшә Рәдис кызы, Мисбахова Рәйлә Рафак кызы, Мисбахова Камилла Илшат кызы, Мисбахов Әмирхан Илшат улы, Гыймадиева Миләүшә Илдус кызы, Гыймадиев Булат Айрат улы, Гыймадиева Ясминә Айрат кызы, Зарипова Айзирәк Илдус кызы һәм Яхшегулова Зәйнәп Илдар кызы уйнады.
Театр коллективын уңышлы казанышлары белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар һәм сәхнәдә яңадан-яңа якты җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев