Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көнен ямьләделәр

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае хезмәткәрләре районыбызда уздырылган барлык чараларда актив катнаша.

Бүген коллектив «Иске Идел» ял паркын ачу тантанасында һәм республикабыз көне уңаеннан Советлар Сорюзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда алар райондашларыбызга патриотик эчтәлектәге концерт номерлары әзерләп алып килгән иде.

Рөстәм Мусин белән Хәят Мәрданова туган илебезгә, сөекле Татарстаныбызга багышланган шигырьләр укыды. Катнаш вокаль ансамбль кече Ватаныбыз- Актаныш, Туган республикабыз- Татарстан турында җырлар башкарды. 

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла тукай премиясе лауреаты, районыбызның горурлыгы, Такталачык авылында туган Гамил Авзал сүзләренә язылган "Туган җиреңнән китмә" җыры райондашларыбызның рәсми булмаган гимнына әйләнде. Бүген әлеге җыр бигрәк тә күңелләребезгә якын.

Туган ягыбызда яшәү, анда хезмәт итүнең олы бәхет икәненә тагын бер кат инанып җырчыларыбызга кушылдык:

Ак болытлар, күк болытлар
Күлләргә карап үтә.
Әйтә кебек төнбоеклар:
— Туган җиреңнән китмә!

Беркайда да оҗмах түгел,
Туган илеңнән китмә син
Изге җиреңнән китмә.

Башын чайкап уйга талган
Туган як каеннары;
Җаннарыңа кереп калган
Каенның кайгылары.

Каеннарны моңлы итмә,
Туган җиреңнән китмә син,
Изге җиреңнән китмә.

Су буенда баш ияләр
Сыгылма таллар сиңа.
Алларыма там, диярләр
Таң кебек ярлар сиңа.

Ярларыңны ятим итмә,
Талларыңны ятим итмә,
Туган җиреңнән китмә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев