Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Аскы Актанышта яз

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Сәрвәров язгы табигатьнең гүзәллеген үз иҗатында оста итеп тасвирлый. Аның эшләрендә язның яңарыш рухы, табигатьнең уянуы, тирә-якның ямьләнүе ачык чагыла. Чираттагы кратинасын ул «Аскы Актанышта яз» дип атаган.

Айрат Сәрвәров язгы матурлыкны рәсемнәрендә чагылдыра

Рәссам бу рәсемен төсле каләмнәр кулланып, графика ысулы белән эшли. Нәфис сызыклар, төсләрнең йомшак күчешләре аша ул табигатьнең нечкә халәтен, язның үзенә генә хас матурлыгын сурәтли. Һәр рәсемендәгечә биредә авторның табигатькә булган мәхәббәте, игътибарлылыгы һәм зәвыгы сизелә.

Айрат Сәрвәровның иҗаты тамашачыны сокландыра, уйландыра һәм язгы табигатьнең кабатланмас мизгелләрен күрергә, тоярга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев