Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гармун моңы безне берләштерә: Казанның «Татар гармунчылары»на — Гран-при бирелде

Менә көн дәвамында барган фестивальнең иң дулкынландыргыч мизгелләре дә үтеп китте.

Көндезге сәгатьләрдә «Авылларда гармун моңы» ||| Төбәкара гармунчылар фестивале катнашучылары бәйгедә катнашсалар һәм осталыкларын исбат итсәләр, кичен милли моңнар таратып алар Чөгәнә урамнары буйлап узды. 


Алга таба «Көй тартыш» бәйгесендә гармунчыларыбыз үзләрен тагы бер кат сынадылар. Бу бик үзенчәлекле бәйге икән, иң яхшы уйнаган, иң күп көй белгән, көйне тиз арада белеп алучы гына уңышка ирешә. Ул Мамадыш якларыннан, данлыклы «Нократ моңнары» ансамбле җитәкчесе Рөстәм Гыйниятов булды.


Ә инде ансамбльләр арасында Гран-прины — мәркәзебез Казан шәһәренең «Татар гармунчылары» ансамбле алды, алар матур итеп хөрмәтләнде, тәкә тапшырылды аларга. Ансамбль җитәкчесе Ринат ага Мөхетдинов — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.


Шулай ук фестивальне оештыручылар, хөрмәтле җитәкчеләребез, ерак араларны якын итеп килгән гармунчыларыбыз төрле мәртәбәле бүләкләргә ия булдылар. Без барлык хөрмәтләнгән затларны ихлас тәбрик итәбез, яңадан-яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев