Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хезмәтләре югары бәяләнде

25-26 март көннәрендә Чаллы шәһәренең "Да-Да" мәктәбендә архитектура - дизайн иҗаты буенча V республикакүләм олимпиада узды, анда барысы 340 укучы катнашты. Олимпиадада укучылар рәсем, сынлы сәнгать, композиция фәннәре буенча көч сынаштылар. Районыбызның сәнгать мәктәбе укучылары да шактый уңышларга ирештеләр. Сынлы сәнгать буенча Алина Галиәхмәтова, Илдар Гарипов- I, Илиза Галиева- II,...

25-26 март көннәрендә Чаллы шәһәренең "Да-Да" мәктәбендә архитектура - дизайн иҗаты буенча V республикакүләм олимпиада узды, анда барысы 340 укучы катнашты. Олимпиадада укучылар рәсем, сынлы сәнгать, композиция фәннәре буенча көч сынаштылар.
Районыбызның сәнгать мәктәбе укучылары да шактый уңышларга ирештеләр. Сынлы сәнгать буенча Алина Галиәхмәтова, Илдар Гарипов- I, Илиза Галиева- II, Айназ Мөхәммәтҗанова III урыннарны яуладылар. Олимпиадага укучыларны югары дәрәҗәдә әзерләгәне өчен остазлары Айрат Сәрвәров рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук сәләтле укучыларга күрсәткән ярдәме өчен сәнгать мәктәбе директоры Алмаз Фазлыев оештыру комитетының рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев