Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Йолдызлар астында кино: Пучыда яңача мәдәни ял урыны гамәлгә ашырыла

Актаныш районының Пучы авылында «Киновечер под открытым небом»- «Ачык һавада кино киче» проекты старт алды. Аның авторы, авыл мәдәният йортының массакүләм тамашалар режиссеры Зарина Рәхимова. Зарина Хәмзә кызы «Күрше-Фест» республика конкурсында грант отты, үз проекты белән авылда да матур мәдәни вакыйгалар оештырырга мөмкин булуын исбатлады.

Проект гадәти вакыт үткәрүгә альтернатива буларак уйланылган. Пучы мәдәният йорты янындагы Ленин паркында зур экран урнаштырачаклар, яхшылык, гаделлек һәм ышаныч турындагы фильмнар күрсәтеләчәк. Тамаша кылырга уңайлы зоналар ясала. Ә сеанстан соң — түгәрәк өстәл артында фикер алышырга мөмкин булачак.

Бу проект мине үзе тапты. Ике туган апам Алабугада «Лето вместе» проектын алып бара. Ул миңа проект нигезләмәсен җибәрде. Әмма мин аны җитди кабул итмәдем, кырыйга гына алып куйдым. Беркөнне шушы ук «Күрше-фест» программасын эшкә дә җибәргәннәр, күрәсең, бу мин эшләргә тиештер, дип уйладым. Һәм заявка язып җибәрдем.

Клубта эшли башлагач, яшьләрнең энергияләрен дөрес юнәлешкә җибәрмәүләрен күреп алдым. Аларга буш вакытны башкача матур итеп уздырырга мөмкин икәнлеген аңлатасым килде. Шәһәрләрдә актуаль булган ачык һавада кинокич үткәрү идеясе килде. Бу мәйданчыкта өстәлләр куеп уеннар уйнарга, мастер-класслар үткәрергә дә була. балалар белән ачык һавада рәсем ясарга мөмкин. Авылда үсеп килүче балалар күп. Мәсәлән, үземнең балаларым да өчәү, - ди Зарина Хәмзә кызы.

Проект кино күрсәтү белән генә чикләнми, программага учак янында гитара белән музыкаль кичәләр, рәсем һәм кул эшләре буенча мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен өстәл уеннары кертелгән.

Без яшьләрнең вакытларын файдалы уздыруын телибез. Шулай ук өлкән буынны ды онытмыйбыз, аларны да яшьлек җырларын искә төшерергә кичәләргә чакырачакбыз, — ди Зарина.

Зәринә Рәхимова — белеме буенча икътисадчы, әмма мәдәнияткә битараф түгел. Табигать белән тыгыз элемтәдәге кыз чәчәкләр, дару үләннәре җыю белән мавыга, алардан шифалы төнәтмәләр ясый. Кыз үзе Алабугада туа, Яңа Чишмә районында үсә. Язмыш җилләре аны өч баласы белән  әнисенең туган ягы Пучыга алып кайта. Җәйге каникуллары биредә үткәнгәме, Пучы авылы аңа бик якын. Авылда яши башлагач, ул яшьләргә кызыклы ял җитмәвен сизеп ала. 200 мең сумлык грант акчасына Ленин паркында яшьләргә мәдәни ял итәргә, учак янында гитара уйнап, җырлар җырлап утыру урыннары ясарга тели. Биредә үрү, рәсем ясау, самавыр янында чәй эчүләр оештыруны күзаллый. Социаль челтәрләр аша халыкны җәлеп итәргә тели. 

Мәдәният йорты директоры Илгина Нуретдинова, Заринаны, җирле кеше булмаса да, тиз арада үзебезнеке булып китүенә куана. «Заринаның әнисе Земфира һәм әбисе Мәнзүрә кайчандыр Пучы мәдәният йортында эшләгән кешеләр. Яңа белгечебез һәр эшкә җанын бирә, һәм бу бик сөенечле", ди.

Идеяне җирле хакимият тә хуплый. Җирлек башлыгы Айгиз Гыйлемов, «Проектны тормышка ашыру өчен бу грант акчалары җитеп бетмәскә мөмкин, чөнки, беренче чиратта, экран, колонкалар, башка электрон җиһазларга тотылачак. Авылыбызда оста куллы яшьләребез бар, алар белән бергәләп утыргычлар, эскәмияләр ясарбыз дип уйлыйбыз. «Әнәк» агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалык та безгә ярдәм итәргә әзер», дип яңалыкны гамәлгә куярга әзер икәнлеген әйтте.

«Күрше-Фест» республика конкурсы грантын откан «Ачык һавада кино киче"  проектының беренче нәтиҗәләрен июль ахырында күрә алабыз. Мәдәният менә шулай зур шәһәрләрдә яшәүчеләрне генә түгел, авыл җирендә яшәүчеләрне дә илһамландыра ала. Йолдызлар яңгыры астында кино карау, учак янында җырлашып утыру һәм күңелгә ятышлы әңгәмәләр кора белү дә мәдәниятнең, мәдәнилекнең бер өлеше. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев