Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Җирлегем горурлыгы“ конкурсы

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге район яшьләрен барлау, сәләтләрен ачу һәм үстерү максатыннан "Җирлегем горурлыгы" конкурсы игълан итә. Конкурста мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләр катнаша ала. Конкурс номинацияләре: "Алтын тавыш"- ялгыз җыр; "Җырлы тормыш юлы"- вокаль ансамбль; "Шигъри тәлгәшләр- үзлектән иҗат ителгән шигырьләр; "Могҗизалы каләм"- А3 форматы зурлыгындагы...

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге район яшьләрен барлау, сәләтләрен ачу һәм үстерү максатыннан "Җирлегем горурлыгы" конкурсы игълан итә. Конкурста мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләр катнаша ала.
Конкурс номинацияләре:
"Алтын тавыш"- ялгыз җыр;
"Җырлы тормыш юлы"- вокаль ансамбль;
"Шигъри тәлгәшләр- үзлектән иҗат ителгән шигырьләр;
"Могҗизалы каләм"- А3 форматы зурлыгындагы төрле материаллар белән эшләнгән (каләм, пастель, акварель, графика, декоратив материаллар һ.б.), төрле стильдәге һәм жанрдагы рәсемнәр;
"Уңган куллар"- төрле материаллар белән эшләнгән кул хезмәтләре (бәйләү, макраме, бисер белән эшләү, тестопластика, кәгазь, табигатьтән алынган материаллар һ.б.);
"Яшь чагыңда биеп кал!"- ялгыз һәм күмәк биюләр;
"Театр дөньясында"- кыска чыгышлар, әсәрләрдән өзекләр һ.б.;
"Ә сез булдыра аласызмы?"- оригиналь сәләтле кешеләр чыгышы (үзе һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркынычсыз чыгышлар);
"Музыка коралларына сәләт"- музыка коралларында уйнау;
"Без яшьләр..."- фотоконкурс.
6-10 август көннәрендә зоналарда һәм "Яшьлек" мәдәни үзәгендә кастинг. (8.00-17.00.) Рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефон: 8-927-044-61-38, 8-952-048-43-18.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев