Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Иске Богады авылы халык театры Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» әсәре буенча спектакль күрсәтте. Актерлар бик яхшы уйнады,тамашачылар аларның чыгышын җылы кабул итте.
2025 елда Иске Богады авылы халык театры Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» төбәкара конкурсында катнашып, 2 урын яулады. Быел да талантлы актерларыбызның осталыгы тамашачыларны тагын сөендерде. Коллективка яңа уңышлар һәм алга таба уңышлар, кызыклы спектакльләр телибез!
Нет комментариев