Мәдәни Актаныш
Искечә Яңа ел белән!
Яңа елны бәйрәм иттек. Ләкин, гадәт буенча, россиялеләр аны 13 гыйнвардан 14енә каршы иске стиль буенча да билгеләп үтә. Үз тарихында ел исәбен алыштырган һәр илдә искечә Яңа ел – рәсми булмаган күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Аны бәйрәм итү каян килеп чыккан соң?
Россиядә искечә Яңа елны каршылау революциядән соң формалаша. Сәбәбе – Юлиан календареннан Григорианныкына күчү. Ике календарь арасында аерма 13 көн тәшкил итә. Димәк, рәсми рәвештә Яңа елны каршылаганнан соң иске стиль белән бәйрәм итү арасы да 13 көн.
Яңа календарь белән яши башлау, бәлки, ел башлану датасын үзгәрткән дә булыр иде. Тик моңа урыс православие чиркәве әһелләре каршы төшә.
Ун-унбиш еллап элек искечә Яңа елны бәйрәм итүгә артык әһәмият бирелми иде. Хәзер ул елдан-ел популярлаша бара. Календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, халык мәш килеп көтә бу көнне. Телевидение исә Яңа ел программаларын һәм традицион фильмнарны кабатлап күрсәтә. Бу – ике атна элек күрми калучылар өчен менә дигән мөмкинлек. Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда да әлеге уңайдан бик матур тамаша- Яңа ел бал-маскарады күрәтелә. Заманча һәм ретро җырлар, сатира-юмор белән үрелеп сәхнәләштерелгән бәйрәмгә, яраткан, матур артистларыбызның чыгышын карарга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев