Муса Җәлилне зурлап!
Бөек татар шагыйре, журналист, хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел.
Шул уңайдан Актаныш туган якны өйрәнү музеенда, “Замандаш” клубы белән берлектә, әдәби кичә үтте. Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучылары шагыйрьнең тормышы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Аларга Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре буенча театральләштерелгән күренеш тәкъдим ителде.
Кунаклар башкаруында балалар өчен шаян шигырьләр яңгырады. Шагыйрьнең шигырьләренә җырлар башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев