Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Парлы гомер – нурлы гомер

Узган атнада, Гаилә көне уңаеннан, район гражданлык хәле актларын теркәү залында 50 ел бергә дус-тату гомер кичергән парларны тәбрикләү тантанасы узды. "Пар канатлар" дип аталган әлеге кичәдә Гөлҗидә һәм Әбеләес Гыйлаҗевлар (Аеш), Венера һәм Сәлихҗан Әмировлар (Әтәс), Сәвия һәм Идият Шәйхразыевлар (Аккүз), Роза һәм Миңтимер Абышевлар (Тат. Суыксу), Ләлә һәм...

Узган атнада, Гаилә көне уңаеннан, район гражданлык хәле актларын теркәү залында 50 ел бергә дус-тату гомер кичергән парларны тәбрикләү тантанасы узды. "Пар канатлар" дип аталган әлеге кичәдә Гөлҗидә һәм Әбеләес Гыйлаҗевлар (Аеш), Венера һәм Сәлихҗан Әмировлар (Әтәс), Сәвия һәм Идият Шәйхразыевлар (Аккүз), Роза һәм Миңтимер Абышевлар (Тат. Суыксу), Ләлә һәм Госман Сөләймановлар (Тат. Ямалы), Бания Нәбиева һәм Рифкать Талипов (Тат. Ямалы) алтын туйларын билгеләп үттеләр. Кичәне алып баручы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева әлеге парларның тормыш юлы белән таныштырды, ихлас, җылы теләкләрен юллады. Истәлекләр китабына үз имзаларын куйган вакытта өлкәннәребезнең һәркайсы яшьлекләрен кабат хәтерләрендә яңарткандыр. Тантана музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев