Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Полиция хезмәткәрләре бәйрәм итте

11 ноябрь көнне район мәдәният сараенда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Полиция хезмәткәрләре гаиләләре белән рәхәтләнеп тамаша кылып, бергә ял иткән бердәнбер көндер ул, мөгаен. Чөнки ел дәвамында нинди генә бәйрәм булмасын, алар өчен эшнең иң кызган вакыты ул. Полиция хезмәткәрләре көнне-төнгә ялгап, һәрчак гражданнарның...

11 ноябрь көнне район мәдәният сараенда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.
Полиция хезмәткәрләре гаиләләре белән рәхәтләнеп тамаша кылып, бергә ял иткән бердәнбер көндер ул, мөгаен. Чөнки ел дәвамында нинди генә бәйрәм булмасын, алар өчен эшнең иң кызган вакыты ул. Полиция хезмәткәрләре көнне-төнгә ялгап, һәрчак гражданнарның иминлеге сагында торалар. Шул сәбәпле, районыбыз хокук һәм җәмәгать тәртибенең торышы буенча һәм криминаль яктан республикада иң тыныч төбәкләрнең берсе санала.
Бәйрәм тамашасында катнашкан район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов та әлеге хакыйкатьне искәртеп:
- Тормыш сездән даими тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек сорый. Районда тотрыклы хәл саклауда сез күркәм урын билисез. Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Бервакытта да югалып калмыйча, камилләшкән эш алымнары кулланып, кешеләр тынычлыгын саклауда зур өлешегезне кертәсез. Киләчәктә дә хәвефсез тормыш тәэмин итү, җинаятьләрне киметү, тәртипсезлекне булдырмау буенча тырышлык куярсыз дип ышанабыз.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык, бәхетле якты тормыш телим, - диде ул, район башлыгы һәм шәхсән үзе исеменнән полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп.
Бәйрәм барышында бүләкләүләр дә мулдан булды. Юстиция капитаны Айзат Тимиров район башлыгының Мактау грамотасы, полиция капитаны Рөстәм Әмирханов, полиция старшинасы Васил Галиев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрының карары нигезендә, полиция майоры Фәһим Нуриев "Хезмәттәге уңышлары өчен" I дәрәҗә медале белән, эчке хезмәт майоры Рушан Сираев - II дәрәҗә, эчке хезмәт подполковнигы Илшат Сәрвәров, полиция капитаннары Илнар Мөхәмәтдинов, Рөстәм Әмирханов, Илназ Борһанов, эчке хезмәт лейтенанты Эльвира Гайнетдинова III дәрәҗә медальләр белән бүләкләнделәр. Полиция өлкән сержанты Илгиз Гыйлметдинов, полиция өлкән лейтенанты Рузил Галләмов, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Ләйсән Акмаловалар ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Озак еллар иминлегебез сагында торган ветераннарга да хөрмәт күрсәтелде. Отставкадагы милиция майоры Илшат Измайлов "Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр тәмамлануына 25 ел истәлегенә" медале белән хөрмәтләнде. Район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Васил Вахитов отставкадагы милиция майорлары Нәсим Заһертдиновка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ветераннар советының Рәхмәт хатын һәм Ләес Галләмовка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев