Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районыбызның йөзек кашы- «Агыйдел» ансамбле Әстерханда XIII Авыл Сабан туенда катнаша

Россия буйлап Сабан туйлары гөрли. 27 май көнне Әстерхан өлкәсендә XIII Авыл Сабан туе узачак.

                     Актаныш районының йөзек кашы-"Агыйдел" ансамбле дә Татарстан Республикасы делегациясе составында 26, 25 май көннәрендә милләттәшләребезгә матур бәйрәм күрсәтүдә катнашачак.

                      Казан кунаклары бүген Әстерханда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк куя, Татарстан артистлары концерты да бүгенгә планлаштырылган. 

        27 майда исә "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле  Идел буе районының Җәмәле авылында узачак Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша.  Бөтенроссия сабантуе, төбәктә этнотуристик маршрутның бер урыны буларак, авылны тәкъдим итүче старт чарасы.

           Артистларыбызга уңышлы, дәртле-дәрманлы көннәр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев