Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Скульпторлар бәйгесе

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм күренекле рәссам-сынчы якташларыбыз истәлегенә скульпторлар бәйгесенең нигезләмәсе Бәйгене район башкарма комитеты, сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты үткәрә, анда җирлектән һәм башка район-шәһәрләрдән мәктәп, гимназия, балалар сәнгать мәктәбе, үсмерләр клубы, мастерлар, үзешчән рәссамнар катнаша ала. Катнашучыларның яшь категориясе: 10-14 яшь; 15-18 яшь; 18 яшь һәм аннан...

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм күренекле рәссам-сынчы якташларыбыз истәлегенә скульпторлар бәйгесенең нигезләмәсе
Бәйгене район башкарма комитеты, сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты үткәрә, анда җирлектән һәм башка район-шәһәрләрдән мәктәп, гимназия, балалар сәнгать мәктәбе, үсмерләр клубы, мастерлар, үзешчән рәссамнар катнаша ала.
Катнашучыларның яшь категориясе: 10-14 яшь; 15-18 яшь; 18 яшь һәм аннан зуррак.
Номинацияләр:
"Сынлы сәнгать";
"Рәсем";
"Декоратив-гамәли сәнгать";
"Классик скульптура формалары":
- йомры скульптура;
- кабарынкы скульптура;
"Авангард һәм эксперименталь скульптура формалары":
- йомры скульптура;
- кабарынкы скульптура.
Материаллар: металл, таш, балчык, пластилин, агач, гипс, ком, һ.б.лар. Эшләү методлары: әвәләү, коеп, сәнгатьчә коеп, чүкеп, бизәкләп, нәкышлап һәм башкача ясау. Йомры скульптура 30 см.дан ким булмаган биеклектә, кабарынкы скульптура А3 форматыннан ким булмаган зурлыкта.
Бәйгегә эшләр А3 форматыннан ким булмаган зурлыкта, рамкада кабул ителә.
Бәйгегә 25 апрельгә кадәр һәр катнашучыдан бер эш кабул ителә.
Безнең адрес: район сәнгать мәктәбе, Тынычлык проспектының 62нче йорты.
Элемтәгә керү өчен телефоннар: 3-12-93, 8(951)893-92-65, 8(927)456-88-77.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев