Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Созвездие-йолдызлык" - Актанышта

Кыш-яз айлары - Татарстанның сәләтле балалары өчен чын-чынлап урак өсте вакыты. Юк, мәктәпләрдә уку, БДИга әзерлек булганга гына түгел. Нәкъ менә шушы вакытта республикабызда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале гөрли. Шушы көннәрдә Татарстан бренды булган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең республика районнарында сайлап алу турлары уза. 1 февральдән башланган турлар 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. 13...

Кыш-яз айлары - Татарстанның сәләтле балалары өчен чын-чынлап урак өсте вакыты. Юк, мәктәпләрдә уку, БДИга әзерлек булганга гына түгел. Нәкъ менә шушы вакытта республикабызда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале гөрли.
Шушы көннәрдә Татарстан бренды булган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең республика районнарында сайлап алу турлары уза. 1 февральдән башланган турлар 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.
13 март көнне Актаныш авылында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона туры гала-концерты тәмамланды. Актанышта уздырылган зона турында Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш районнарыннан 760 (!) яшь артист катнашты.
Фаил Камаев, Актаныш муниципаль районы башлыгы:
- 17 еллык тарихы булган фестиваль безнең сәләтле балалар һәм укытучыларыбыз үсеше өчен яңа бурычлар куйды. Без хәзер үзешчәнлек белән генә чикләнмибез. Мәдәният йортларыбызда хәзер дөнья классикасы әсәрләре дә яңгырый. Шушы фестиваль аркасында авылларда яшәүче балалар үз-үзләренә ышанып, зур сәхнәгә чыгып, илнең иң яхшы иҗади вузларында профессиональ белем алып, уңышка ирештеләр. Мин ышанам: безнең киләчәгебез - шушы балаларда.
Татарстанда тагын биш зонада сайлап алу туры көтелә. Аның киләсесе 17 мартта Нурлат шәһәрендә узачак.
Белешмә:
«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә ел саен 70 меңнән артык бала катнаша. Әлеге чара Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Росссия Федерациясе комитеты комиссиясе патронажы ярдәмендә уздырыла. Республика гала-концерты 10-14 апрель көннәрендә «УНИКС» концертлар залында узачак.
ФОТОЛАР: Актанышта "Созвездие-Йолдызлык-2017" фестиваленең зона туры төгәлләнде
Актанышка "Йолдызлык" килде
чыганак: http://yalkyn.com/sozvezdie-joldyzlyk-aktanyshta-760-yash-artistny-yjdy/

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев