Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Суперфиналда 4 меңнән артык бала катнашачак

Яшьләрнең "Созвездие - Йолдыздык" республикакүләм ачык телевизион фестиваленың суперфиналында 4 меңнән артык бала катнашачак, аларның 95 е - Актаныштан Суперфинал "УНИКС" комплексында уздырылачак, йомгаклау концерты - "УНИКС"та һәм "Пирамида"да. Яшьләрнең "Созвездие - Йолдыздык" республикакүләм ачык телевизион заманча эстрада сәнгате фестиваленың суперфиналы 14-17 апрельдә Казанның "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында үткәреләчәк. Фестиваль конкурсларының...

Яшьләрнең "Созвездие - Йолдыздык" республикакүләм ачык телевизион фестиваленың суперфиналында 4 меңнән артык бала катнашачак, аларның 95 е - Актаныштан
Суперфинал "УНИКС" комплексында уздырылачак, йомгаклау концерты - "УНИКС"та һәм "Пирамида"да.
Яшьләрнең "Созвездие - Йолдыздык" республикакүләм ачык телевизион заманча эстрада сәнгате фестиваленың суперфиналы 14-17 апрельдә Казанның "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында үткәреләчәк. Фестиваль конкурсларының зона турлары республиканың 10 шәһәре һәм район үзәгендә 1 февральдән 31 мартка кадәр уздырылган булып, 5 яшьтән алып 21гә кадәрге 4 меңнән артык яшь татарстанлы финалга узды. Актаныш районыннан 95 яшь талантлы башкаручы катнашачак, шуларның 68 е-Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укучылары.
Татарстанның сәләтле яшьләре чыгышларын исә суперфиналда Мәскәү белгечләре - РУТИның (ГИТИС) эстрада сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Михаил Борисов, Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җырлау кафедрасы мөдире, профессор Марина Полтева (ул "Точь в точь" телепроектында вокал буенча педагог), РУТИның (ГИТИС) эстрада сәнгате кафедрасы профессоры Гөлсәт Шайдуллова кебек Россиянең, шулай ук Татарстанның әйдәп баручы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре кергән жюри бәяли.
Суперфиналда катнашкан вакытта төбәкләрдән килгән финалистларның барысы да Казанда ашау-эчү, яшәү урыны белән тәэмин ителә, дип вәгъдәләнә. Педагогларның һәм балаларныңосталык дәресләре, түгәрәк өстәл кебек мәдәни-агарту программаларда катнашу, "Ривьера" аквапаркына, боулингка, кинотеатрга, җәнлекләрне тотып карап була торган зоопаркка ("Трогательный зоопарк") бару мөмкинлеге була.
Конкурсантлар һәрбер яшь төркеме буенча һәр номинациядә бәяләнә, беренче 3 дәрәҗә лауреатлар кыйммәтле бүләккә һәм 18 апрельдә "УНИКС"та һәм 24е "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында үткәреләчәк 2 гала-концертта катнашу хокукына ия була. Әлеге йомгаклау концертлары "ТНВ" телеканалы аша тулысынча трансляцияләнәчәк
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев