Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Әлемнең курчак театры – Гран-при иясе

Халыкара театр көнендә, Чистайда "Иделкәем" республика балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр театры һәм курчак театры коллективлары смотр-конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Бәйгене Татарстан Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Чистай башкарма комитетының мәдәният идарәсе оештырган. Җиңүчеләргә дипломантлар, өч дәрәҗә лауреат дипломнары һәм ике номинациядә Гран-при тапшырылды. Яңа Әлем мәктәбендә оештырылган "Серле дөнья" халык...

Халыкара театр көнендә, Чистайда "Иделкәем" республика балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр театры һәм курчак театры коллективлары смотр-конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Бәйгене Татарстан Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Чистай башкарма комитетының мәдәният идарәсе оештырган.
Җиңүчеләргә дипломантлар, өч дәрәҗә лауреат дипломнары һәм ике номинациядә Гран-при тапшырылды. Яңа Әлем мәктәбендә оештырылган "Серле дөнья" халык курчак театры да бәйгедә катнашып, Гран-при яулады. Бу хакта Риназ Исламхуҗин:
- Театр җитәкчеләребез Нәсимә Фатыйх кызы һәм Гөлшат Равил кызы һәрберебезгә матур сөйләм, һәр кул хәрәкәтен өйрәттеләр. Берсеннән-берсе матур курчакларны кечкенә кулларыбызга тотып, һәр тамашачының күңеленә үтеп керердәй итеп башкару өчен бик зур тырышлык һәм сабырлык кирәк. Бу курчаклар белән уйнау - зур горурлык.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев