Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Заяга узмаган гомер юлы

Әнә, ак карларны ера-ера берәү килә, үзе көлә, үзе сөйкемле. Күзләренә баксаң, һич кенә дә алтмыш яшьне бирмәссең. Ә чәчләрен чал түгел, гүя кар бөртекләре каплаган.Чал чәчләре арасында күпме еллар, еллар артында күпме хис-кичерешләр, никадәрле шатлык-сөенечләр, борчу-мәшәкатьләр, сикәлтәләр, үрләр, өметләр... Әмма, гомернең көзенә, кышына җиттек бит, дип, елап, сыкрап утыра...

Әнә, ак карларны ера-ера берәү килә, үзе көлә, үзе сөйкемле. Күзләренә баксаң, һич кенә дә алтмыш яшьне бирмәссең. Ә чәчләрен чал түгел, гүя кар бөртекләре каплаган.Чал чәчләре арасында күпме еллар, еллар артында күпме хис-кичерешләр, никадәрле шатлык-сөенечләр, борчу-мәшәкатьләр, сикәлтәләр, үрләр, өметләр... Әмма, гомернең көзенә, кышына җиттек бит, дип, елап, сыкрап утыра торганнардан түгел ул, алтмыш яше бусагадан атлап керүенә дә карамастан, күңеле белән дә, йөрәге белән дә һаман унсигездәге кебек, эшлисе эшләре, ниятләгән изге гамәлләре, тормышка ашырасы планнары да байтак шул әле. Ә иң мөһиме - бәхетле ул! Барына канәгать булып, югына көенмичә яши белүче бит ул Рәсимә. Янәшәсендә терәге булган тормыш иптәше Ришат, әти-әни дип өзелеп торучы улы Ренат, кызлары Гөлчәчәк, Эльмира, Эльвирасы, кияүләре, оныклары, кода-кодагыйлары, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы туганнары, күрше хакы - тәңре хакы дип өзелеп торучы күршеләре, инде лаеклы ялда булуына да карамастан хәлләрен сорашып, бәйрәмнәргә чакырып хөрмәт итүче балалар бакчасы "Әтәчкәе" бар аның.
Нәкъ менә шул бакчада аның яшьлек еллары узды, үзенең дә дүрт сабые дөньяга килеп, шул бакчада тәрбия алдылар. Тырыш хезмәте, үз эшенә максатчан карашы, балаларны әдәпле, ярдәмчел, эш сөючән итеп тәрбияләргә булышканы өчен аны ата-аналар да, хезмәттәшләре дә, җитәкчелек тә ихтирам итте. 38 ел - азмы гомер, шул еллар эчендә күпме таңнар аткан да, күпме сулар аккан. Күпме сабыйлар аңа кулын сузган, әкиятләрен тыңлаган, әвәләгән, рәсем ясаган, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәнгән. Нинди генә чаралар, бәйрәм иртәләре, күрсәтмә шөгыльләр үтмәсен - боларның барысына да аның да хезмәте, көче кергән.
Тәрбияче ярдәмчесе дигән исемгә ул бер генә түгел, мең тапкыр лаек. Пөхтәлек, төгәллек, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы аның төп девизы-эш рәвеше булды.
Җәй көннәрендә ул үстергән чәчәкләр бакча түрен ямьләсә, кыш көннәрен бәйләгән чәчәкләре, гөлләре өй түрләрен бизәп тора. Хәер, ул яшь чагында да чигү, бәйләү эшләренә оста иде. Аның чиккән мендәр тышлары, кулъяулыклары белән күпме кызлар кияү сандыгы тутырмаган да, нинди генә егет солтаннарын армиягә озатмагандыр. Лаеклы ялда булуына да карамастан, ул һаман да стартта, хәрәкәттә. Бер карыйсың - ветераннар советы каршында эшләп килүче бәйләм түгәрәгендә, икенче карауда - "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенең Актаныштагы бүлекчәсендә, "Илһамият" клубы оештырган чараларда, тагын "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсендә үзе язган шигырьләре белән каләмдәшләрен таныштыра, гомумән, актив тормыш рәвеше алып баручы ханым ул - Рәсимә Зарипова. Язган шигырьләре, язмалары белән дә үз укучысын таба белә, менә нәни дуслары өчен икенче китабы басылып чыгарга тора. Аның шундый көчле ихтыярлы, нинди генә авырлыклар килсә дә, түзем, сабыр булып, сынмый-сыгылмыйча тормышта үз урынын таба алуына чын күңелдән сөенәм мин. Аның белән эшләгән елларымны мин, әлбәттә, зур хөрмәт, соклану хисләре белән искә алам. Һәр баланы үз баласыдай якын күреп, яратып, олы бер шәхес итеп тәрбия кылуын башкаларга да үрнәк итеп куям. Ул да онытмый, әнә бит - үзе карлар ерып алга атлый, ә күңеле белән, бәлки, һаман шул нәниләр белән карда аунаган чакларын искә төшереп елмая торгандыр. Керфекләрендә, чәчләрендә аклык, йөзендә нур, күңелендә пакьлек, ак уйлар, ак хыяллар, тормышка ашырасы изге ниятләр. Ниятләрең, эшләнәсе эшләрең уң булсын, Рәсимә дустым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев