Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Актаныш балалар иҗат үзәгенең “Веселый английский” түгәрәге укучылары Минзәләдә чыгыш ясады

Мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары укучылары өчен инглиз теленнән бәйге-фестиваль үткәрелеп, анда Актаныш балалары уңышка ирештеләр.

“English Art Festival” инглиз телендә зона иҗат конкурс-фестиваленең гала-концерты 25 март көнне Минзәлә шәһәрендә булды.

Актаныш балалар иҗат үзәгенең “Веселый английский” түгәрәге укучылары әлеге бәйгедә, югары әзерлек һәм иҗади сәләтләрен күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар.

Балалар төрле номинацияләрдә призлы урыннар алдылар: I урын – Амелия Хәертдинова (шигъри әсәрне декламацияләү номинациясе, “Three Little Kittens”), II урын – Регина Мөхәммәтдинова (вокаль әсәр башкару номинациясе, “Skidamarink”), Рената Мокыймова (“The Blue Shawl”), III урын – Сафия Хаҗиева (шигъри әсәрне декламацияләү номинациясе, “My Mommy”).

Конкурс дипломантлары: – Әзерлек төркеме (вокаль әсәрне башкару номинациясе, “The Wheels the Bus go round and Round”), –Эллария Сәетова (“Mommy and Daddy Date Night”), – Рамина Әнвәрова (“I Love You, Mommy”). Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Остазлары – өстәмә белем бирү педагогы Илүзә Муллахмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев