Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Актанышның 2 нче санлы балалар бакчасында йомгаклау кичәсе узды

Уку елы ахырында Актанышның 2 нче санлы балалар бакчасында балаларның ел дәвамында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен күрсәтү максатыннан йомгаклау кичәсе оештырылды. Чарада балалар да, әти-әниләр дә актив катнашты.

Уку елы тәмамлану уңаеннан балалар бакчаларында традицион рәвештә йомгаклау эшчәнлекләре үткәрелә. Әлеге чаралар вакытында сабыйлар ел дәвамында өйрәнгәннәрен әти-әниләргә күрсәтә, белемнәрен һәм осталыкларын тәкъдим итә.

Актанышның 2 нче санлы балалар бакчасында узган йомгаклау эшчәнлегендә юл йөрү кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Балалар төрле уен алымнары, иҗади биремнәр аша үз яшь үзенчәлекләренә туры килгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыттылар.

Тәрбияче Альбина Мөдәрис кызы ата-аналар белән эшне дә нәтиҗәле итеп оештырды. Ул аларны төрле конкурсларда катнашырга җәлеп итеп, уртак эшчәнлек аша матур нәтиҗәләргә ирешә.

Чара барышында балалар бөгелмәле төсле таякчыклар ярдәмендә светофор түгәрәкләре ясадылар, шарлар кулланып светофор макеты төзеделәр. Бай эчтәлекле, катнаш төрдәге эшчәнлекне килгән ата-аналар зур кызыксыну белән күзәтте.

Эшчәнлек ахырында Актаныш районы Юл куркынычсызлыгы ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәмәтова ата-аналарның балаларга өй шартларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү алымнарын тикшерде. Ул махсус рәсемнәр тәкъдим итеп, алар буенча балаларга аңлаешлы итеп аңлатуны сорады.

Әти-әниләр биремне уңышлы үтәп, юл йөрү кагыйдәләрен кыска, төгәл һәм аңлаешлы итеп аңлатып күрсәттеләр.

Мондый бердәм, уртак эшчәнлек кенә балаларда юл куркынычсызлыгы күнекмәләрен ныгытуда һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә мөһим роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев