Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районына яңа мәктәп автобуслары кайта

Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарага эш сәфәре кысаларында республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшырды. Шул исәптән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да бу бүләкне кабул итеп алды.

Бу масштаблы акция республика җитәкчелегенең мәгариф мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирүен һәм Татарстанның барлык балалары өчен тигез мөмкинлекләр тудыруын дәлилли.

Актаныш районына яңа мәктәп автобуслары кайта. Бу техника - ерак торак пунктлардан уку йортларына китерелүче балаларыбызның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен әһәмиятле ярдәм.

Барлык Актаныш районы халкы, педагогик җәмәгатьчелек исеменнән Рөстәм Нургалиевичка бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтемне белдерәм. 
 
Яңа автобуслар безгә мәктәп транспорты автопаркын сизелерлек яңартырга, ташу куркынычсызлыгын арттырырга һәм балаларны уку урыннарына вакытында илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк,- диде Ленар Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев