Әхмәтовлар гаиләсе — республикакүләм фестиваль призёры
16 апрель көнне Түбән Кама шәһәренең 83нче «Умырзая» балалар бакчасында «Гаилә хәзинәләре» исемле россиякүләм гаилә фестиваль-конкурсы узды. Әлеге мәртәбәле чарада бакчабызның актив гаиләләренең берсе — Әхмәтовлар гаиләсе катнашып, мактаулы II урын яулады.
Фестивальнең төп максаты — татар халкының бай гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, гаилә иҗатын үстерү. Елдан-ел киңәя барган чара быел да күпсанлы катнашучыларны берләштерде. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау шәһәрләреннән, шулай ук Татарстан Республикасының Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән һәм Актаныш, Арча, Норлат районнарыннан килгән гаиләләр үз осталыкларын тәкъдим итте.
Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Аның составында мәдәният һәм сәнгать өлкәсенең тәҗрибәле белгечләре — Фирдәвис Ханов, Васил Камалов, Мансур Ганиев, Гөлсинә Галиуллина, Рәзина Хәйдәровна бар иде. Алар чыгышларны милли образ, тел байлыгы һәм иҗади осталык буенча бәяләде.
Быелгы фестиваль бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылды. Әлеге әһәмиятле вакыйгалар милли мирасыбызны саклау, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту һәм халыклар дуслыгын үстерүгә юнәлдерелгән.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Ахметовлар гаиләсе «Халык биюләре» номинациясендә II урынга лаек булды. Бу — зур тырышлык, иҗади эзләнү һәм гаилә бердәмлегенең күркәм нәтиҗәсе.
Ахметовлар гаиләсен ихлас күңелдән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар, илһам һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев