Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Галәмгә беренче адым: балалар космонавтика дөньясын өйрәнә

1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан кеше утыртылган беренче космик корабль күккә күтәрелде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Актанышның “Әтәчкәй” балалар бакчасында да тематик чара уздырылды.

“Восток” исемле бу тарихи корабль Җир орбитасына чыгып, кешелек тарихында яңа чорга юл ачты. Галәмгә беренче булып юл алган батыр кеше — Юрий Гагарин иде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Актанышның “Әтәчкәй” балалар бакчасында да тематик чара уздырылды.

Зурлар төркеме өчен үткәрелгән әвәләү шөгыле космонавтика темасына багышланды. Балалар тәрбияче белән бергә пластилиннан ракеталар ясадылар, презентация карадылар, галәм серләре турында кызыклы әңгәмә кордылар. Космонавтика темасы сабыйларда зур кызыксыну уятты, аларның күзаллавын баетты һәм иҗади сәләтләрен үстерде. Чараны тәрбияче Насырова Лениза Фирдәвис кызы үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев