Иртәгә укытучыларның август конференциясендә иң яхшы балалар бакчасы билгеле булачак
Иртәгә районыбызның мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе көтелә.
Узган уку елына йомгак ясап, киләсесенә планнар билгеләнә торган бу чарада иң-иңнәрне бүләкләү, хөрмәтләүгә зур урын биреләчәк.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендәге комиссия районыбыз балалар бакчаларының торышы белән таныша.
Сабыйлар өчен шартлар тудырылганмы, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләме, санитар нормалар тәртиптәме- комиссия әгъзалары бакчаларга һәрьяклап бәя бирә.
Нәтиҗәләр укытучыларның август конференциясендә билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев