Актанышның беренче санлы мәктәп китапханәсендә Татарстанның Халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алдылар
Бүген, 9 февраль - Татарстанның Халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 88 ел. Шул уңайдан Актанышның беренче санлы мәктәбе китапханәсендә 4 А сыйныфы укучылары белән эчтәлекле очрашу узды.
4 А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Фәнисә Шәкүрова җитәкчелегендә китапханәдә әдәби дәрескә керделәр. Китапханәче Нурсөя Хисамова Фәнис Яруллинның тормышы, иҗат юлы белән таныштырды. Укучылар белән "Сандугач оясы", "Ак төнбоек" әсәрләре буенча әңгәмә оештырылды. Китап күргәзмәсе дә укучылар өчен кызыклы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев