Технология техникумында демонстрацион имтиханнар бара
«Бездә дә Сабантуй рухы яши — көннәребез бәйрәмнәр, шатлык һәм бердәмлек белән үрелеп бара. Шушы күңелле мохитта безнең уку йортында да мөһим вакыйга уза», дип хәбәр итә безгә Актаныш технология техникумы диреткоры урынбасары Рөстәм Мусин.
Технология техникумының дүртенче курс студентлары демонстрацион имтиханнар тапшыра. Бу — аларның белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтүче әһәмиятле этап.
Чыгарылыш курс егетләре һәм кызлары имтиханнарга җитди әзерлек белән килә. Алар үз һөнәрләрен тирәнтен үзләштереп, сынауларны уңышлы тапшыралар.
Без аларга алга таба да зур уңышлар, яңа үрләр һәм якты киләчәк телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев