Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

17 май – Бөтендөнья балаларның ышаныч телефоны көне

Мәгълүм булганча, балалар һәм яшүсмерләр төрле борчу-проблемалар белән очраша. Кайберләре үзләренең яшьтәшләре, әти-әниләре белән уртак тел таба алмый, кайберләре авыр тормыш ситуацияләрендә калалар. Бу хәлдән чыгуның дөрес юлларын табу бик мөһим. Ләкин баланың үз эч серләрен, борчуларын дусларына, якын кешеләренә сөйли алмаган вакытлары да була. Мондый очракларда "Ышаныч телефоны" аша...

Мәгълүм булганча, балалар һәм яшүсмерләр төрле борчу-проблемалар белән очраша. Кайберләре үзләренең яшьтәшләре, әти-әниләре белән уртак тел таба алмый, кайберләре авыр тормыш ситуацияләрендә калалар. Бу хәлдән чыгуның дөрес юлларын табу бик мөһим.
Ләкин баланың үз эч серләрен, борчуларын дусларына, якын кешеләренә сөйли алмаган вакытлары да була. Мондый очракларда "Ышаныч телефоны" аша проблемаларын хәл итү уңай нәтиҗә бирә. Шуңа күрә, безнең Игелек үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә "Ышаныч телефоны" эшли. "Ышаныч телефоны"на шалтыраткан һәрбер бала, яшүсмер кирәкле киңәш һәм җавап алачак.
Эш көннәрендә 3-02-80 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча балалар өчен ышаныч телефоны 8-800-2000-122. Бу номерга тәүлек дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм ул аноним рәвештә алып барыла.
Төгәлрәк мәгълүматлар www.ya - roditel.ru сайтында Медиагалерея бүлегендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев