2 октябрь, шимбә көнне Актанышта өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә уздырыла. Шулай ук Татар Суыксуы һәм Пучы авылларында да көзге уңышны сату оештырылачак.
Район хуҗалыклары, фермерлар һәм мәктәпләр үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә ит, яшелчә, җиләк-җимеш белән беррәттән печән, бөртекле культуралар, шулай ук терлек тә сату күздә тотыла.
Нет комментариев