Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйрәм бүләк итә һәр елны

Аскы Актаныш ветераннар йортында ел әйләнәсе күңелле ыгы-зыгы. Җитәкчесе Рәмзия Исрафилованың тынгысызлыгы, җан атып йөрүе башкаларга да күчә. Яңа елны каршы алу бәйрәмнәре дә һәр елны бик күңелле үтә биредә. Сагынып һәм яратып сөйлиләр. Быел да бик күңелле тамаша бүләк иттеләр биредә килгән кунакларга. Өлкәннәребезнең бер-берсе белән очрашу, күрешү шатлыгыннан...

Аскы Актаныш ветераннар йортында ел әйләнәсе күңелле ыгы-зыгы. Җитәкчесе Рәмзия Исрафилованың тынгысызлыгы, җан атып йөрүе башкаларга да күчә. Яңа елны каршы алу бәйрәмнәре дә һәр елны бик күңелле үтә биредә. Сагынып һәм яратып сөйлиләр. Быел да бик күңелле тамаша бүләк иттеләр биредә килгән кунакларга. Өлкәннәребезнең бер-берсе белән очрашу, күрешү шатлыгыннан кәефләре күтәренке иде. Бергә иңгә-иң эшләгән хезмәттәшләре Ләйсән Вафинага бәйрәм чорында 80 яшь тула. Аны да эчкерсез котладылар. Куйган хезмәтен хөрмәтләп, Нәкыя Кәрамова, Гәүһәр Сәетгалиева белән бәйләп искә алдылар. Өчесе дә китапханәче булып эшләп, балаларны тәрбияләүдә зур өлеш керттеләр, үзләреннән һәр яклап үрнәк алдык, диделәр. Хакимияттән Дания Касыймова, район ветераннар советыннан Лира Хафизова, җирлек депутаты Гаяз Авзалов, 80 нче һөнәр лицее директоры Клара Разетдинова өлкәннәребезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.


Тулы мәгълумат газетаның җомга, 6 гыйнвар, 2012 1 (9646) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев