Чөгәнә күлендә батып үлгән ир Удмуртия кешесе булган
Кичә, 8 август көнне районыбызның Чөгәнә авылында яшәүчеләр Чөгәнә күле өстендә ир-ат мәетенең йөзеп йөргәнен күреп алалар һәм 112 хезмәтенә шалтыраталар.
Хәбәр вакыты- 12 сәгать 30 минут.
Оператив хезмәтләр- 103 нче янгын сагы бүлеге, полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм табиблары тиз арада фаҗига булган урынга килеп җитә. Коткаручылар батып үлгән кеше мәетен ярдан ярты метр ераклыкта табып ала.
Чөгәнә авылында гражданлык никахы белән гаилә корып яшәгән ир-егет Удмуртия Республикасында пропискада булган. Үзе 1977 нче елгы. Хатынына алдагы көнне Удмуртиягә кайтам дип өйдән чыгып китә. Яр буенда калган киемнәре янында спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләр дә табылган.
103 нче янгын сагы бүлеге җитәкчесе Илдар Мортазин "Үлгән кешенең шәхесе һәм фаҗига сәбәбе ачыклана", дип хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев