Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Май ботканы бозамы?

Әйе, май ботканы бозарга ихтимал, әгәр чамадан тыш күбрәк салсаң. Ләкин хәзер кешелекнең акылы, аң дәрәҗәсе көнләп түгел, сәгатьләп үскән заман. Майларның кеше организмына нинди зыян китергәнен аңлатып торалар. Ә менә урамдагы машина юлларына сибә торган химикатның ни дәрәҗәдә файдалы, ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен берәр кеше аңлатып бирә алмасмы? Ул...

Әйе, май ботканы бозарга ихтимал, әгәр чамадан тыш күбрәк салсаң. Ләкин хәзер кешелекнең акылы, аң дәрәҗәсе көнләп түгел, сәгатьләп үскән заман. Майларның кеше организмына нинди зыян китергәнен аңлатып торалар.
Ә менә урамдагы машина юлларына сибә торган химикатның ни дәрәҗәдә файдалы, ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен берәр кеше аңлатып бирә алмасмы? Ул химикатны чамасы белән генә сибеп булмыймы икән соң?
Мин Ленин урамындагы беренче йортта яшим. Универсам белән рәттән булгангадыр инде - өйдән чыгу белән кар белән буталган химикат боткасына барып керәсең. Универсамга да, Эльдорадога да шушы ботка аркылы үтәсе. Башта подъездларга гына керсә, хәзер ишек төбеннән бүлмәләргә дә үтеп керә башлады шул химикат. Инде ашамлыкларны агулап ашау җитмәгән, аяк йөзеннән агулы матдәләргә батып йөрергә туры килә. Кыш көне булгач, аякка киез итек киясе килә. Ләкин Актаныш урамнарыннан бүгенге көндә берәр атна киез итек киеп йөрсәң, аны берничек тә киптереп булмаячак. Шулай булгач, чүп савытына чыгарып ташларга гына кала. Авыллардан килгән олы яшьтәге кешеләр дә, яшьрәкләре дә шул ук хәлдә кала бит. Ярый да, шәһәр урамнарыннан бу матдәләрне кырып чистартып, машиналарга төяп озаталар. Кызганычка каршы, безнең районда андый техника юк шул.
Берничә ел элек универсамның алгы ягына җәйдән таш паркет җәйделәр. Ул кышны да, быелгы сыман, химикатларны мулдан сиптеләр.Шоп-шома ташларның өсте җебеп, купшаклап бетте. Чамадан тыш куллансаң, дару да, агу да файда бирми бит.
Машиналар күп йөри торган урамнарда, юлларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен бу реагентларның файдасы бик зур. Әмма тротуарлар өчен түгел. Урамнарда машиналар гына түгел, җәяүле кешеләр дә йөрүен онытмасыннар иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев