Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында

Соңгы вакытта шәхси хуҗалыклар терлекләрендә һәм кыргый җәнлекләрдә котыру авырулары ешайды. Узган елда шундый - 7, быел исә ел башыннан бер очрак теркәлде. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, әлеге авыру килеп чыккан территориядә карантин игълан ителә. Әлеге Указның I пунктында күрсәтелгәнчә, карантин вакытында түбәндәгеләр тыела: - этләр, мәчеләр һәм башка...

Соңгы вакытта шәхси хуҗалыклар терлекләрендә һәм кыргый җәнлекләрдә котыру авырулары ешайды. Узган елда шундый - 7, быел исә ел башыннан бер очрак теркәлде. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, әлеге авыру килеп чыккан территориядә карантин игълан ителә.
Әлеге Указның I пунктында күрсәтелгәнчә, карантин вакытында түбәндәгеләр тыела:
- этләр, мәчеләр һәм башка хайваннар күргәзмәләре уздыру;
- этләрне күрсәтү өчен бер урынга җыйнау һәм аларны өйрәтү;
- йорт хайваннарын сату, аларны әлеге территориядән читкә чыгару һәм кыргый җәнлекләр (үрчетү максатларында) тоту;
- котыру авырулы яисә авыру дигән шик тудырган хайваннарны ит өчен сую;
- котыру авырулы терлекләрнең сөтен сату, ризыкка һәм хайваннарга ашату;
- клиник сәламәт терлекләрнең билгеләнгән тәртиптә пастеризацияләнмәгән сөтен сату, ризыкка куллану, хайваннарга ашату;
- клиник сәламәт терлекләрнең билгеләнгән тәртиптә дезинфекцияләнмәгән йонын, тиресен әлеге территориядән чыгару.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 гыйнвар, 2012 7 (9652) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев