Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Синоптиклар бу атнада һава температурасының 10 градустан да югары булачагын фаразлый

Россия үзәгендә атна башында яңгырлар көтелә һәм төнлә салкын була. Атнаның икенче яртысында температура төнлә дә уңай булачак. Синоптиклар бу атнада һава температурасының сизелерлек югары күтәреләчәген җиткерә. Җылыту дәвам итә, ул кайдадыр яңгырлар, кайдадыр буран белән бергә бара, дип җиткерә "Российская газета" Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама...

Россия үзәгендә атна башында яңгырлар көтелә һәм төнлә салкын була. Атнаның икенче яртысында температура төнлә дә уңай булачак.
Синоптиклар бу атнада һава температурасының сизелерлек югары күтәреләчәген җиткерә. Җылыту дәвам итә, ул кайдадыр яңгырлар, кайдадыр буран белән бергә бара, дип җиткерә "Российская газета" Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән.
Россия үзәгендә атна башында яңгырлар көтелә һәм төнлә салкын була. Атнаның кенче яртысында температура төнлә дә уңай булачак. Көндез 8-13 градустагы җылылык фаразлана. Әйтик, Мәскәүдә дүшәмбе яңгырлы булачак. Төнлә +5, көндез +10 градус җылылык күзәтелә. Сишәмбедә көндез +9 градус, төнлә -2 градус салкынлык фаразлана. Чәршәмбе көнне явым-төшем туктый, температура күтәреләчәк: көндез ул +12 градуска кадәр җитәчәк.
Идел буе төбәкләрендә дә температура күтәрелә. Атна башында урта зонада 1-6 градус җылы булачак. Төньяк өлештә көндез +7 градуска кадәр җылытачак. Киров өлкәсендә генә бераз салкынрак - җылылык көндез 3 градус кына булачак. Биредә шулай ук яңгыр һәм юеш кар, кискен үзгәрүчән җил булачагы фараз кылына.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/03/137928/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев