Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Территориаль һәм участок сайлау комиссия членнары өчен семинар укыту булып үтте

28 июль көнне район мәдәният йорты бинасында территориаль һәм участок сайлау комиссия членнары өчен семинар укыту булып үтте. Семинарда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гөбәйдуллин, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасарыВалентина Каменькова, оештыру-методик бүлеге мөдире Фәридә Тазиева, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, авыл җирлеге башлыклары, сәркатипләре...

28 июль көнне район мәдәният йорты бинасында территориаль һәм участок сайлау комиссия членнары өчен семинар укыту булып үтте. Семинарда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гөбәйдуллин, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасарыВалентина Каменькова, оештыру-методик бүлеге мөдире Фәридә Тазиева, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, авыл җирлеге башлыклары, сәркатипләре катнаштылар.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гөбәйдуллин сайлау кампаниясе башланырга айга якын гына вакыт калып баруы турында билгеләп үтте:
- Китеп эшләүчеләр, студентлар һәм башка 13 сентябрьдә сайлау участокларына килә алмаганнар өчен 2 сентябрьдән бүлекчәләр эшли башлаячак. Республика Президентын сайлаулар соңгы тапкыр 2001 елда узган. Әмма хәзер сайлауларның технологиясе үзгәрде.
Республикада, аерым алганда Актаныш районы буенча да сайлауларга булган таләпләрне бозмыйча эшләргә барлык шартлар да булдырылган. Шулай булгач, безнең алда төптән оешкан төстә, барлык законнарны да дөрес кулланып, сайлауларны үткәрү бурычы тора, - дип белдерде Әгъзәм Гөбәйдуллин.
Уку программасы берничә темадан торган лекция курсларыннан гыйбарәт булды. Лекцияләр белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлеге мөдире Фәридә Тазиева чыгыш ясадылар. Алар сайлауларны оештыру механизмнарын, документларны дөрес тутыруны, сайлау участокларын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүне, агитация процессын алып баруны һәм сайлауга кагылышлы законнарны бозган очракта нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлатып уздылар.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев