Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа ел хуҗасы – Аждаһа

Хуш киләсең, хөрмәтле Аждаһа, төкле аягың белән кил. Әйтер сүзләребез, теләкләребез күп сиңа. Үзең дә беләсең, Аждаһа, син куркак куянга алмашка киләсең. Ә синнән без тәвәккәллек, гаделлек, кыюлык көтәбез. Беренче теләгебез: Яңа елда да эшче халык мескен куян хәлендә, ә түрәләр аждаһа хәлендә булмасын иде. Аннан соң авыл халкына икенче...

Хуш киләсең, хөрмәтле Аждаһа, төкле аягың белән кил. Әйтер сүзләребез, теләкләребез күп сиңа.
Үзең дә беләсең, Аждаһа, син куркак куянга алмашка киләсең. Ә синнән без тәвәккәллек, гаделлек, кыюлык көтәбез. Беренче теләгебез: Яңа елда да эшче халык мескен куян хәлендә, ә түрәләр аждаһа хәлендә булмасын иде. Аннан соң авыл халкына икенче сорт кешеләр итеп карамасыннар иде. Ни өчен иң түбән хезмәт хаклары авылда соң? Әллә авыл кешеләренең матур киенәсе, тәмле ашыйсы килмиме, балалар укытасы юкмы?
Аннары, хәзерге көндә дә юлсыз интегүче авыллар бар. Аяк астында нефть яткан бай илдә юллар төзергә акча җитмәве аңлашылмый. Кәрәзле телефоннар, компьютерлар заманында авылыңнан чыгарга юл булмасын, имеш.
Тагын шунысы аңлашылмый: ни өчен кечкенә авылларда шифаханәләрне ябалар? Әллә соң түрәләр халыкны шулай кайгырталармы? Район үзәкләренә барып, күңел ачып йөреп кайтсыннар дип шулай эшлиләрдер бәлки. Тик авыру кешенең күңел ачып йөрисе килми шул.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 6 гыйнвар, 2012 1 (9646) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев