Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йөк машиналарына чикләүләр - төбәк юллары таушалмасын өчен

Бүгеннән башлап, авырлыгы артык зур булган йөк машиналарына Татарстанның төбәк юллары буйлап хәрәкәт итү тыелачак. 14 майга кадәр дәвам итәчәк әлеге чикләүләргә битараф йөртүчеләргә каралган штрафлар күләме исә шактый зур булулары белән аерылып тора. Билгеле булганча, әлеге төр чикләүләр Татарстанда һәр елны кертелә. Аларның төп максаты - юлларның вакытыннан алда...

Бүгеннән башлап, авырлыгы артык зур булган йөк машиналарына Татарстанның төбәк юллары буйлап хәрәкәт итү тыелачак. 14 майга кадәр дәвам итәчәк әлеге чикләүләргә битараф йөртүчеләргә каралган штрафлар күләме исә шактый зур булулары белән аерылып тора.
Билгеле булганча, әлеге төр чикләүләр Татарстанда һәр елны кертелә. Аларның төп максаты - юлларның вакытыннан алда таушалуына юл куймау.
Төбәк юллардан йөк ташу тулысынча тыела дигән сүз түгел бу. Әлеге юлларда теләсә-кайсы машина йөри ала. Иң мөһиме, аларның авырлыгы артык зур булырга тиеш түгел. Бер күчәрле йөк машиналары өчен ул - 6 тонна, ике күчәрлеләр өчен - 5 тонна, ә өч күчәрле транспорт чаралары өчен исә 4 тонна дип билгеләнгән.
Йөк авырлыгы белән бәйле таләпне бозган өчен машина йөртүчгә 2-2,5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Әле алай гына да түгел, аны 4-6 айга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Рәсми затлар өчен штраф күләме - 15-20 мең, ә юридик затлар өчен 400-500 мең сум тәшкил итә.
Хәер, әлеге кагыйдәләргә буйсынырга тиеш булмаган йөк машиналары да бар. Ул азык-төлек, терлек, дару препаратлары, орлык фонды, ашлама ташый торган транспорт чаралары. Халыкара йөк ташый торган машиналарга да чыгарма ясала. Әлеге кагыйдәләр пассажир транспорты, авырлыгы 16 тоннадан артмаган ягулык ташый торган йөк машиналарына да карамый.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, йөк күчерергә теләүче компанияләргә махсус рөхсәт кәгазе алу мөмкинлеге тудырылган. Гаризаларны исә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша калдырырга мөмкин.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев