Яңалыклар
-
Грипптан саклануның иң отышлы чарасы- вакцинация!
Актаныш район үзәк хастаханәсендә грипп авыруына каршы вакцинация ясау дәвам итә. Табиб-инфекционист Кадрия Трегулова, бу йогышлы авырудан саклануның иң отышлы чарасы- вакцинация, ди.
-
Төркия президенты Эрдоган хатыны белән Казанга БРИКС саммитына килде
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган БРИКС саммитына хатыны Эмине Эрдоган белән самолетта очып килде. Эрдоганнар кулларын кулга тотынып, траптан төштеләр. Казан аэропортында мәртәбәле кунакларны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин каршы алды. Миңнеханов Эрдоганны «Әс-сәламәгаләйкем» дигән сүзләр белән сәламләде һәм аңардан «Хәлләрегез ничек? дип сорады. Төркия Президенты татарча: «Яхшы!» дип җаваплады.
-
Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә: Быелгы көздә Актанышның 50 егете солдат киеме киячәк
Бүген Актанышта ил алдындагы изге бурычын- Ватаныбыз тынычлыгын сакларга китәчәк егетләр хөрмәтенә «Хәрби хезмәткә чакырылучы» бәйрәме узды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» за 9 месяцев 2024 года обновило автопарк на 132 единицы техники
Парк АО «Транснефть – Прикамье» за 9 месяцев 2024 года пополнился 132 единицами автомобильного транспорта и специальной техники.
-
Ленар Зарипов укуда һәм спортта зур уңышларга ирешкән Актаныш укучыларын котлады
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов «АгроНТРИ -2024» Бөтенрәсәй конкурсында җиңү яулаган Ленар Миргалимов белән Татарстан Республикасы беренчелегенә узган футбол ярышында беренче урынга лаек булган «Актаныш» футбол командасын котлады.
-
Актаныш районының белем бирү тәҗрибәсе республикакүләм игътибарга лаек
Актаныш районының белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсе республика күләмендә игътибарны үзенә җәлеп итә. Бүген Актанышка Татарстан Республикасының Минзәлә районы вәкилләр килде, алар районның мәгариф өлкәсендәге уңышлы эш тәҗрибәсе белән таныша.
-
Татарстан Республикасының тугыз районыннан килгән делегация Актаныш районы мәктәпләре һәм балалар бакчаларының алдынгы эш тәҗрибәсе белән танышачак
Актанышка районыбызның мәгариф өлкәсендәге уңышлы эш тәҗрибәсен өйрәнергә Татарстан Республикасының 9 районыннан вәкилләр киләчәк.
-
Мобилизацияләнгән солдатлар һәм аларның туганнары өчен догалар
ТР Диния нәзарәте сайтында солдатлар, аларның әниләре һәм хәләл җефетләре өчен догалар чыгарылды.
-
Пучы мәктәбенең Яшь юл инспекторлары балалар бакчасы нәниләренә агитбригада чыгышын тәкъдим итте
Пучы мәктәбенең Яшь юл инспекторлары укытучы Зәлинә Вахитова җитәкчелегендә балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән очрашты.
-
Актанышның «Без бергә» волонтерлары СВОдагы солдатларга дроннардан саклаучы япмалар тегәчәк
Махсус япмалар подразделениеләрне дошман пилотсыз очкычларыннан сакларга ярдәм итә. Бу эшләнмәнең үтә ныклы булуы аны мобиль носилка буларак кулланырга да мөмкинлек бирә. Актанышның «Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядәге якташ солдатларга дроннардан саклаучы япмалар тегәргә әзерләнә.
-
Татарларның чәкчәге Кытайларның шацимасына нык ошаган икән
Татарларның чәкчәге Кытайларның шацимасына нык ошаган икән. Бу хакта Казанга БРИКС саммитына килгән Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин әйткән.
-
«АЛМА» яшүсмерләр төркеме премьера тәкъдим итә
Җырның сүзләрен шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иҗат итте, композитор һәм аранжировка авторы — Риф Әхмәтов.
-
Кем булырга: Казан, Чаллы югары уку йортлары вәкилләре Актанышның югары сыйныф укучыларына һөнәр сайларга булыша
Бүген Актаныш районының югары сыйныф укучылары өчен «Яшьлек» яшьләр үзәгендә профориентация- һөнәр сайлау буенча бик кирәкле очрашу уза.
-
АО «Транснефть – Прикамье» за 9 месяцев 2024года сэкономило более 11 млн кВт*ч электроэнергии по результатам энергосбережения
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги реализации программы энергосбережения и повышения энергетической эффективности за январь-сентябрь 2024года. Сэкономлено 11,4 млн кВт*ч электроэнергии или 46,7 млн рублей в денежном эквиваленте, 7,3 Гкал тепловойэнергии по результатам энергосберегающих мероприятий.
-
Көзге каникуллар имин үтсен!
Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә район халкының, бигрәк тә көзге каникул вакытында мәктәп яшендәге балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган мөһим брифинг узды. Брифингта катнашучы экспертлар каникулларны имин үткәрү, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм йогышлы авырулардан саклану, профилактикага кагылышлы темалар буенча чыгыш ясады. Бу бигрәк тә көзге чорда актуаль. Балаларның актив ялы вакытында аларның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү, шулай ук тулы канлы ял итү өчен шартлар тудыру мөһим.