Актаныш педагоглары юл хәрәкәте иминлеген тәрбияләү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
2026 елның 27 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең 42 нче «Аленький цветочек» балалар бакчасында төбәкара семинар узды. Аның темасы – «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә социаль партнерлык – юлда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру чарасы».
Чараны Яр Чаллы шәһәрендәге БДД ДБУ территориаль идарәсе бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ пропаганда бүлеге һәм «Мәгълүмати-методик үзәк» оештырды.
Семинарда «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячеләре Хәбибуллина Альбина, Әхмәтова Ралина, Сабирова Разинә һәм Ибраһимова Альбина катнашты. Алар юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә алып барган эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чара нәтиҗәләре буенча педагогларга катнашучылар сертификатлары тапшырылды.
Нет комментариев