15 ноябрьдә Мәскәү татарлары штабында традицион «Якшәмбе яшьләр киче» узды. Бу юлы очрашу аеруча эчтәлекле һәм вакыйгаларга бай булды: яшьләр Түбән Кама шәһәренең танылган архитекторы, якташыбыз Фирдәвис Ханов белән аралашты. Коммунаркада булачак Татар үзәгенең киләчәген турында фикер алышты һәм, гадәткә кергәнчә, Яңа ел чыршысын бизәде.
Фирдәвис Ханов инде 30 ел Түбән Кама татар конгрессын һәм Актаныш якташлыгын җитәкли. Ул татар гимназиясе тормышында да актив катнаша, төрле чаралар оештыра, Нижнекамск шәһәрендәге татар милли хәрәкәтенең координация советы рәисе булып тора.
Архитектор һөнәре яшьләр өчен бик үк таныш булмаганга, кунакка сораулар күп бирелде. Фирдәвис Гайнетҗан улы аларга рәхәтләнеп җавап бирде, архитектураның серләрен ачты, шәһәр төзелешендә иҗат, фикерләү һәм җаваплылыкның әһәмиятен аңлатты. Очрашуның музыкаль өлеше дә үзенчәлекле булды. Фирдәвис Ханов баянга оста икәнен күрсәтеп, татар җырларын башкарды. Бу кичтә ике баянист чыгыш ясады: Марсель Мостаев заманча җырлар уйнаса, Фирдәвис Ханов инде бераз онытыла башлаган, әмма күңелләргә якын булган иске татар көйләрен яңгыратты.
Кичә барышында Мәскәүдәге Актаныш якташлыгының яңа рәисе дә сайланды. Бу вазифага Мәскәү татарлары штабы активисты, Мәскәү политехник университеты студенты, якташыбыз Айбулат Гаянов билгеләнде. Яңа җитәкче белән якташлыкның эшчәнлеге җанланыр, татар яшьләре һәм милләттәшләр бергә тупланып, актив аралашып яшәр дигән өмет бар.
Коммунаркадагы Татар үзәгенең киләчәге турында фикер алыштылар
Татар үзәгенең Коммунаркадагы киләчәге дә игътибар үзәгендә булды. Штабның яңа бинага күчү планнары белән бәйле рәвештә, ике танылган архитектор — Хәмитов Валерий Измаил улы (ветераннар советы рәисе урынбасары) һәм Фирдәвис Ханов катнашында үзәкнең концепциясе, төзелеше һәм эчтәлеге турында фикер алышу үткәрелде. Яшьләргә булачак үзәкнең функциональлеге, мөмкинлекләре, төрле юнәлештә эшләве турында уйланырга тәкъдим ителде. Архитекторлар яшьләрнең теләкләрен һәм идеяләрен тыңлап, һәркем өчен уңайлы, заманча һәм күпфункцияле Татар үзәген проектлау эшенә керешергә әзер булуларын белдерделәр.
Кичәдә тантаналы бүләкләүләр дә булды. Фирдәвис Ханов Милли татар конгрессы һәм төрки халыклар конгрессының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә Түбән Кама шәһәреннән Рөстәм Ямалиевка шәһәр башлыгы Радмир Беляев имзалаган грамота тапшырылды. Ул махсус хәрби операция юнәлешендәге актив җәмәгать эшчәнлеге һәм татар телен саклау, үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде.
Баян моңнары, бүләкләүләр һәм Яңа ел кәефе
15 ноябрьдә Штабта Яңа ел чыршысын бизәү дә матур традициягә әйләнгән. Бу юлы да чыршы бәйрәм рухын алып килде, кунакларга шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итте.
Очрашуга 86 кеше җыелды. Алар арасында Татарстаннан, Нижегородка, Мордовия һәм Пенза өлкәләреннән килгән яшьләр, студентлар бар иде. Штабның эшчәнлеге белән 15 кеше беренче тапкыр танышты, 20гә якын катнашучы Мәскәү вузларының беренче курс студентлары булды. Кунакларга бүләк итеп татар газеталары да тапшырылды.
Кичә җылы, дустанә атмосферада узды: күп сораулар, фикер алышулар, чыршы янында күмәк җырлар, күңелле аралашу... «Якшәмбе яшьләр киче» тагын бер кат татар яшьләрен берләштерү, милли мәдәниятне саклау, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр тудыру өчен мөһим мәйданчык булуын раслады.

Нет комментариев