Татар Ямалысында балалар бакчасы хезмәткәрләрен искә алдылар
Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным!

Татар Ямалысында балалар бакчасы хезмәткәрләрен искә алдылар

Тарихны саклау, хезмәт кешеләрен хөрмәтләү һәм үткәннәрне яшь буынга җиткерү — авыл мәдәниятенең мөһим юнәлешләренең берсе.

2026 ел Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде. Әлеге ел хезмәт кешеләрен хөрмәтләү, аларның батырлыгын, фидакарьлеген һәм җәмгыятькә керткән өлешен барлау, үткәннәрне онытмау җәһәтеннән әһәмиятле чараларга бай булды.

Татар Ямалысы авылы мәдәният йорты да бу игелекле эшләрдән читтә калмады. Ноябрьнең матур ял көннәрендә авылда «Рәхмәт, бакчам, синдә узды бәхетле балачагым!» дип исемләнгән җылы, истәлекле кичә үткәрелде.

Татар Ямалысында балалар бакчасы хезмәткәрләрен искә алдылар

Чара 1969–1997 елларда эшләгән авыл балалар бакчасына багышланды. Кичәдә балалар бакчасының тарихын искә алу, анда хезмәт куйган кешеләрне барлау, сабыйларның бәхетле балачагына үз өлешен керткән хезмәткәрләрне хөрмәтләү максаты куелды.

Балалар бакчасы — һәр кеше тормышындагы иң матур, иң якты истәлекләрнең берсе. Биредә тәүге дуслар табыла, беренче җырлар өйрәнелә, тәрбиячеләрнең җылы сүзләре, кайгыртуы күңелдә гомерлеккә саклана. Әлеге кичә шул елларны яңадан искә төшерү, бакча хезмәткәрләренә рәхмәт белдерү өчен матур мөмкинлек булды.

Татар Ямалы мәдәният йорты җитәкчесе Айсылу Нургалиева чараның әһәмиятен билгеләп, аны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

Татар Ямалысында балалар бакчасы хезмәткәрләрен искә алдылар«Әлеге чараны гамәлгә куюга өлеш керткән һәммә кешегә зур рәхмәтемне белдерәм. Бу, чыннан да, гади генә бер чара түгел, бу — тарих. Без аны белергә, үз хезмәтләренең фидакарьләрен барларга, аларны халыкка танытырга тиешбез. Киләчәк буын үткәннәрнең хезмәтен, авыр елларның кайтавазын белеп үсәргә тиеш», — дип ассызыклады ул.

Үткәннәрне барлау, авыл тарихын саклау, гади хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү — киләчәк буынга тапшырыла торган иң кыйммәтле рухи мирас. Татар Ямалысында узган әлеге кичә дә күпләрнең күңелендә балачак хатирәләрен яңартып, рәхмәт һәм ихтирам хисләрен уяткан матур очрашу булып калды.


Нет комментариев