Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Күп балалы Чаллы гражданнары җир участогы урынына бирелә торган түләүне алырга 15 гариза тапшырган

Ноябрь башыннан Чаллы шәһәренең күп балалы гаиләләре җир участоклары урынына бирелә торган компенсацияне алу өчен 15 гариза тапшырган. Бу хакта Чаллы шәһәре башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Ленар Гизатуллин сөйләде.

 

«Җир участогы урынына түләү алу тәртибе рәсми рәвештә 2 ноябрьдән гамәлгә керде. Гаризалар беренче көннәрдән үк керә башлады. 20 ноябрьгә булган мәгълүмат буенча, күп балалы гаиләләрдән 15 гариза кабул ителде. Документлар туплау белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Бер мөһим үзенчәлекне билгеләп үтәсем килә: банк счётлары гаиләнең һәр әгъзасы исеменә, шул исәптән балигъ булмаганнарга да ачылган булырга тиеш. Күрәбез: әлеге ярдәм чарасы халык өчен бик актуаль — кешеләр килә, шалтырата, кызыксына», – диде ул.

Күп балалы гаиләләрнең мөмкинлекләрен киңәйтүче закон Татарстанда октябрь аенда кабул ителгән иде. Әлеге закон нигезендә Казан һәм Чаллының күп балалы гаиләләре дәүләттән җир участогы яки аның урынына акчалата компенсация алу хокукына ия. 2 ноябрьдән башлап гражданнар әлеге түләү өчен документлар тапшыра ала. Компенсация күләме Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан 200 мең сум итеп билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев