Татарстан халкы Россиядә беренчеләрдән MAX аша күп функцияле үзәккә языла ала
Татарстанда күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова республика халкына күпфункцияле үзәк (МФЦ) офисларына алдан язылу өчен MAX мессенджерындагы чат-боттан файдаланырга киңәш итте.
«Аңарда аңлаешлы интерфейс һәм сорауларны эшкәртү тизлеге яхшы. Бот документларның әзерлеге турында кирәкле мәгълүматны да бирәчәк. Сервистан туп-туры смартфоннан файдаланырга мөмкин», - диде Мозаффарова Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Быел җәй көне Россия Хөкүмәте мондый инструментны эшләргә һәм кертергә йөкләде. Нәтиҗәдә, Татарстанның күп функцияле үзәге илнең беренче 20 күпфункцияле үзәге арасында MAX мессенджерында чат-бот булдырды.
Татарстан Күп функцияле үзәге чат-боты МАХ бүлекләренә кабул итүгә язылырга, язылуны гамәлдән чыгарырга, мөрәҗәгатьнең статусын, үзәкләрнең эш графигын һәм аларның адресларын белергә мөмкинлек бирә.
Мозаффарова татарстанлыларны игътибарлы булырга өндәде: мошенниклар Телеграмда охшаш чат-бот булдырган инде. Мөгаен, мондый ялган бердәнбер очрак түгелдер, дип саный ул.
«Татарстан Күп функцияле үзәгенең Телеграмда чат-боты юк. Кабул итүгә язылу чат-ботлар ярдәмендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм MAX мессенджерында гына башкарыла», – дип аңлатты Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк директоры.
«Татар-информ»ның чат-бот аша мөрәҗәгатьләр саны турындагы соравына җавап биреп, Мозаффарова статистиканың Россия Икътисади үсеш министрлыгында гына булуын әйтте.
«Субъект башлыгын да, МФЦның үзен дә чат-ботта күпме кеше язылганы буенча рейтинглаячаклар. Моны даими рәвештә анонслаячакбыз, гариза бирүчеләр белән сөйләшәчәкбез. Бездә хезмәткәрнең һәр эш урынында QR-кодлар, мөрәҗәгать итүчеләргә алар теркәлсен һәм әзер документ турында хәбәрнамәне MAX аша алсын өчен фотога төшерергә тәкъдим итәбез», – дип йомгаклады Татарстандагы МФЦ директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев