Үзебезнең «фри» бәрәңгесен ашаячакбыз
Татарстанның Чистай шәһәрендә «фри» бәрәңгесе җитештерү буенча яңа югары технологияле предприятие ачылды.
«Чиста фри» заводы – “Чистополье” холдинг компаниясе проекты. Ул үткән елны төзелә башлап, җиде ай эчендә сафка баскан. Районның 167 кешесенә эш булдырылган.

Завод ачылышында Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты:
«Чисто Фри» - заманча һәм югары технологияле завод. Татарстан бәрәңге җитештерү буенча Россиядә икенче урында тора. Безнең өчен бу мөһим юнәлеш. Татарстанда эшкәртү предприятиеләренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Хәерле сәгатьтә!- диде Рөстәм Нургали улы.
Яңа завод үз продукциясен бөтен ил буйлап эре сәүдә челтәрләренә, тиз туклану рестораннарына һәм фудсервис предприятиеләренә җибәрәчәк. Бу исә районның аграр секторын сыйфат ягыннан яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев