Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда «Минем герой – минем гаилә» дигән акция уза
22 апрельдә Татарстан Республикасында «ТАТМЕДИА» АҖ медиахолдингы журналистлары инициативасы белән «Минем герой – минем гаилә» дигән акция башланды.
-
#Минем гаиләМинемГерой: Тыл ветераны Миңнемәхфүзә апа Габдуллина
Җиңү көне якынлаша, хатирәләр яңара. Сугыш һәм тыл ветераннарын барлыйбыз, “Хәтер” китабын, фотоальбомнарны актарабыз. Бу язмам тыл ветераны, якыннарын сугыш урлаган, гаилә җылысыннан мәхрүм булып, ялгыз гына гомер кичерүче, әйтергә теләгән сүзен, теләк-фикерен тел белән әйтә алмаучы, җылы, матур сүзләр ишетергә тилмерүче, быел 95 яшен тутырган Миңнемәхфүзә апа турында. Нәкъ менә шундый батыр ул һәм кызларның туган җиребезгә чиксез мәхәббәте, тынычлык һәм Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә үзләрен аямаулары дәһшәтле сугышта җиңәргә, сугыштан соң илебезне җимерекләрдән торгызырга ярдәм иткән. Сезнең тормыш юлы - киләчәк буын өчен якты үрнәк! Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннарыбыз!
-
Ерак бабам - горурлыгым!
Ерак бабам Габдулла Якуп улы Якупов 1917 елда Актаныш районы Бикчәнтәй авылында туып үсә. 1938 елда ул армия хезмәтенә алына. 1938-1940 елларда Халкин-Гол күле янында, Сахалин һәм Курил утрауларында яшерен операцияләрдә катнаша. Ул чорда Көньяк Сахалин японнар кулында була.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәмәтнур Исламов
Исламов Мөхәмәтнур Лотфулла улы (1924 - 1992)
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Газизов
Якын бабам- Габделхәй Газиз улы Газизов 1917 елда Актаныш районы Иске Богады авылында туа. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына.
-
Актаныш районы делегациясе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантанага барачак
4 май көнне Татарстан Республикасында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган зур тантана узачак. Әлеге бәйрәмдә Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Актаныш районыннан район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге алты кешелек делегация республикакүләм кабул итүгә чакыру алды.
-
Бүген татар халкының батыр улы Гази Заһитовның Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын беркетүенә 79 ел тулды
Бүген, 30 апрельдә татар халкының батыр улы Гази Заһитовның Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын беркетүенә 79 ел тулды.
-
Бөек Җиңү көнендәге тарихи фотосурәттә Яңа Җияш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазан Вәлиев
Яңа Җияш авылында туып үскәннәр турында район башлыгының мобилизация буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов та мәгълүматлар юллады. Шуларның берсе - Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазан Вәлиев турында.
-
#МояГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрхем Төхбәтуллин
Тухбатуллин Шархем Тухбатулла улы, 1921 - 1997 ел.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Галим Гыйлаҗетдинов
Минем бабам Галим Яңа Җияш авылыннан. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка чакырыла. Ул ачы сугышның башыннан ахырына кадәр, 1941 дән 1945 елга кадәр, Җиңү көненә кадәр катнаша. Яу кырында 2 тапкыр каты яралана.
-
Якташларым - Советлар Союзы Геройлары
Тиздән Бөек Җиңүгә 79 ел тула. 1941-1945 еллардагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышында туган ил азатлыгы өчен миллионлаганнарның гомере өзелә. Изге җиребезнең чикләрен сакларга көрәшкә күтәрелгән батырлар арасында райондашларыбызның исеме ил тарихына уеп язылган. Якташларыбыз төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт бүләкләре белән хөрмәтләнделәр, ә биш якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.
-
Райондашларыбызны #МойГеройМояСемья республика акциясендә катнашырга чакырабыз
Актаныш районында яшәүчеләрне #МойГеройМояСемья#МинемГеройМинемГаиләм республика акциясендә катнашырга чакырабыз.
-
#МинемГеройМинемГаилә: Бөек Ватан сугышы ветераны Закирҗан Зыязетдинов
Мин дә, әти-әнием дә сугыш турында өлкәннәрдән ишетеп, кинолардан күреп беләбез. Озакка сузылган канлы сугышта безнең илебез Җиңү яулый. Бу Бөек Җиңүгә бабамның да өлеше кергән.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Җәмилева Фәрхиямал Шәймәрдән кызы: 1917- 1980
Минем картыем, әтиемнең әнисе Җәмилева Фәрхиямал Шәймәрдан кызы Актаныш районы, Чиялек авылында туа.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Таймасов Мирза Нәгыйм улы: 1906-1986
Таймасов Мирза Нагимович 1906-1986 с. Такталачук Актанышский район, Татарская АССР. Старший сержант, 918 артиллерийский полк.