Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Технология техникумында чик сакчылары берләшмәсен оештырган педагог Илшат Измайлов истәлегенә хәрби-спорт уеннары уза

Бүген технология техникумы базасында чик буе гаскәрләре майоры, әфганчы ветеран Илшат Измайлов истәлегенә хәрби-спорт многоборье уеннары уза.

Ярышлар быел өченче тапкыр Илшат Гаскәр улының хәрби дуслары- район чик сакчылары берләшмәсе инициативасы белән үткәрелә.

Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова  райондашларыбызны якынлашып килүче чик сакчылары көне белән котлады. Илшат Измайлов кебек районыбызның патриоты булган, бар көчен, сәләтен, белемен туган җиребезнең яшьләрен тәрбияләүгә багышлаган шәхесләрне онытмаска  кирәклеген әйтте. Ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.

Кайчандыр әлеге оешманы Илшат Измайлов төзегән иде, район буенча ил чикләрендә хезмәт иткән солдатларны бергә туплады, ир узаманнарның бердәмлеге башка гаскәрдә хезмәт итүчеләрне дә күчте. Чик сакчылары Актанышның Җиңү паркында беренчеләрдән булып чик сакчыларына постамент урнаштырды. Ел саен 28 май, Чик сакчылары көнендә Җиңү паркында алар патриотик чаралар уздыралар, яшь буынга туган илебезне ярату, саклау хисләре турында үз тормышлары белән бәйләп сөйләшүләр үткәрәләр.

Менә шундый патриотизм белән сугарылган тәрбиянең башында кайчандыр Илшат Измайлов торган иде. Кызганыч, ул өченче ел вафат булды. Дуслары аны онытмый, алдагы елларда хәрби- спорт уеннары  Илшат Измайлов укыткан кадет мәктәбендә узса, быел технология техникумы базасында оештырыла. Илшат Гаскәр улы биредә дә белем һәм тәрбия биргән шәхес. 

Район чик сакчылары берләшмәсе җитәкчесе Радислав Авзалов Илшат Измайловның мәктәптә үк бик тырышып, алтын медальгә укуын, аннан соң Мәскәүдә хәрби училищеда белем алуын, училищены тәмамлагач, үз теләге белән Таҗикстан-Әфганстан чигендә хезмәт итәргә китүен сөйләде.

Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, ил алдындагы хәрби бурычын намус белән үти. Туган ягына кайткач исә ул үзенең хәрби тәҗрибәсен укучылар белән уртаклаша, шулай ук федераль сак хезмәте офицеры да була. 

Чик сакчылары берләшмәсе егетләре, хәрби дуслары Илшат Измайлов турында якты хатирәләре белән уртаклаштылар, аның төгәл, ярдәмчел иптәш булуын әйттеләр. Бүгенге ярышны да алар Илшат Измайловның исемен мәңгеләштерү йөзеннән үткәрәләр. Ярышта җиңүчеләргә кубоклар, мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр әзерләгәннәр. 

Илшат Измайлов үзеннән соң лаеклы уллар, кызлар тәрбияләп калдыра. Тормыш иптәше Әлфинә ханым улы Данилның да әтисе юлын сайлавын әйтте. Данил Россиянең федераль чик хезмәте гаскәрләре капитаны, Кабардин-Балкар республикасында хезмәт итә, күптән түгел махсус хәрби операциядә булган. Кияве Радик та илебезне неонацизм тарафдарларыннан яклый. 

Илшат Измайловның энесе Илнур абыйсының таләпчән, төгәл, максатчан, һәрьяклап үрнәк булуын искә алды, мәктәптә укыганда, укытучыларының «Абыең кебек бул!», дип гел үрнәккә куюларын әйтте.

-Абый минем өчен вектор иде, -диде Илнур абыйсы хакында бер сүз белән.

Техникумның спорт залында районыбыз мәктәпләреннән килгән 20 команда 3 төрле ярышта көчләрен сыный, егетләрнең һәм кызларның физик әзерлеген чик сакчылары үзләре бәяләде. Егетләр турникта тартылдылар, кызлар идәннән этелде, катнашучыларның барысы да автомат сүтеп җыйды. Соңыннан командалар канат тартышты.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев