Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җиңү бәйрәме белән, кадерле дуслар!
Хөрмәтле райондашлар! Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Сезне Бөек Җиңү Көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
-
Җан авазы: Хәким бабабызның оныклары, бердәм булыйк!
Озакламый Бөек Җиңүнең79 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Димәк, без инде Аллага шөкер, 79 ел тыныч тормышта яшибез. Бик күп корбаннар, тән һәм җан яралары аша килгән җиңү бу!
-
«Умырзая» балалар бакчасы «Үлемсез полк» акциясендә Бөек Җиңү батырларын искә алды
9 май көнне илебез Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә. Безнең «Умырзая» балалар бакчасы да бу бәйрәмгә ныклап әзерләнде.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Берлинны алганда һәлак булган бабасы турындагы хатирәләре белән уртаклашты
БАТЫРЛАР ДАНЫ МӘҢГЕЛЕК Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Берлинны алганда һәлак булган бабасы турындагы хатирәләре белән уртаклашты 22 апрельдә Татарстан Республикасында «ТАТМЕДИА» АҖ медиахолдингы журналистлары инициативасы белән «Минем герой – минем гаилә» акциясе башланып китте. Акцияне Татарстан Республикасы җитәкчеләре дә хуплап, күтәреп алды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, 4 ел буена фашист илбасарларына каршы көрәшкән, Җиңүгә ирештек дигәндә генә Берлинны алганда батырларча һәлак булган бабасы Нәҗип Зарипов турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Билал Гыйльметдинов
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан «ТАТМЕДИА» АҖ «Минем герой – минем гаилә» акциясен башлап җибәрде.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлихҗан Хөсәенов
Бөек Ватан сугышында минем бабам Сәлихҗан Хөсәенов та катнаша.
-
Алар безгә Җиңү алып килде- Җиңүнең 79 еллыгын Актанышның дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау каршы ала!
Актаныш районыннан Бөек Ватан сугышында 22 меңнән артык ир-егет һәм хатын-кыз катнаша. Дүрт ел аяусыз барган сугышта 9 меңнән артык райондашыбыз башларын сала. Бөек Җиңү таңын каршылаган фронтовиклар бер-бер артлы туган җиребезгә кайта, җиң сызганып сугыштан соңгы җимереклек, юклык белән янә көрәшкә күтәрелә. Бе- хәзерге буын вәкилләре сугышчы ата-бабаларыбыз, тылда көн-төн фидакарь хезмәт куйган ветераннар нигез салган матур тормышта яшибез. Ни кызганыч, еллар уза барган саен ветераннар саны кими. Бөек Җиңүнең 79 еллыгын районыбызда яшәүче дүрт Бөек Ватан сугышы ветераныбыз исән-сау каршы ала.
-
#МойГеройМояСемья: Сунгатулла Сибгатуллин
Наш прадедушка Сунгатулла (Сунгат) с малых лет рос весёлым, счастливым, здоровым, жизнелюбивым, отважным и очень трудолюбивым парнем. Он помогал родителям по хозяйству, умел все: пахать, бороновать, сеять… В семье было 3 девочки и 2 мальчика…
-
#МойГеройМояСемья: Әфган сугышы батыры Рәшит Фәрдиев
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышларны онытырга беребезнең дә хакы юк! Әле сугышлар бүген дә давам итә. Күпме япь-яшь егетләр Әфганстан, Чечня җирендә ятып калган. Без, исәннәр, һәр каһарманга үлгәнче бурычлыбыз. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә тиешбез.
-
#МойГеройМояСемья: Әфган сугышы батыры Рамил Хәлиулов
Сугыш...Нинди дәһшәтле сүз бу! Күпме югалтулар алып килгән ул. Күпме кеше туган якларына кайта алмыйча, сугыш кырларында ятып калган. Күпме кан түгелгән. Күпме батырлар җиңү өчен көрәшкән...
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Кашапов
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик тирән һәм куркыныч. Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган гына, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Сугыш ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме балаларны ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш сүзен ишетүгә үк күз алдында янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Нуриев Әбүзәр Нури улы (1913-1985)
Мой дедушка, Нуриев Абузар Нуриевич, участник Великой Отечественной войны. Он на войне был тяжело ранен в ногу, затем ампутировали ногу вовсе. Мои дедушка был храбрым, отважным, смелым.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрит Әхмәтов
Бөек Ватан сугышы ветераны Яңа Җияш авылыннан Әхмәтов Фәрит Муллагали улы. 1924 елда туган.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Әхмәтов
Бөек Ватан сугышы ветераны Яңа Җияш авылыннан Әхмәтов Рәшит Муллагали улы. (1923-1995 еллар).
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлахетдин Фәрхетдинов
Сугыш... Нинди куркыныч сүз. Сугыш илгә күп хәсрәт, күз яше алып килэ. Хатын-кызлар елый-елый үзлэренең газиз улларын, кадерле ирлэрен сугышка озатканнар.