Бәхет кошы — хезмәттә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш районы үсешенә лаеклы өлеш керткән ветераннарыбыз хөрмәтләнде
Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирү тантанасында Актаныш районының иҗтимагый-сәяси һәм социаль эшчәнлеге үсешенә зур өлеш керткән районыбыз ветераннарын хөрмәтләделәр.
-
Актаныш районы игенчесе Татарстан рәисе белән очрашуда катнашты
Татарстан Республикасы көне алдыннан республика рәисе Рөстәм Миңнеханов бөтен Татарстанның алдынгы хезмәтчәннәре белән очрашу үткәрде. Бәйрәм кунаклары арасында райондашыбыз «Нигез» хуҗалыгы агрономы Рузил Зәкиев та бар иде.
-
Актаныш хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев коллегаларын Медицина хезмәткәрләре көне белән котлады
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараендагы тантаналы чарада Актаныш хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев коллегаларын Медицина хезмәткәрләре көне белән котлады.
-
Актаныш район үзәк хастаханәсенең «Ак чәчәкләр» конкурсы җиңүчеләре белән танышыгыз
2022 елдан башлап Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев идеясе белән республика «Ак чәчәкләр» конкурсы үрнәгендә районкүләм «Ак чәчәкләр» конкурсы уза. 2025 елгы җиңүчеләр бүген район медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында билгеле булды. Аларны районыбызның хөрмәтле җитәкчеләре игълан итте.
-
Хезмәтләре- хөрмәтле!
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
-
Актаныш юртагы Чаллы Сабантуенда икенче килде
Бүген Яр Чаллы сабантуенда якташыбыз Денис Әхияров ат чабышында осталыгын күрсәтте, өч яшьлек юртагы белән икенче урынны яулады.
-
Татар Ямалысы социаль хезмәткәре Дилара Закирова Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре исеменә лаек булды
Социаль хезмәткәр көненә багышлап Казанда Рөстәм Миңнеханов репсбликаның социаль өлкә вәкилләре белән очрашты. Чара «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә узды һәм республика учреждениеләре хезмәткәрләрен һәм «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторларын җыйды.
-
Актаныш эшмәкәрләре хөрмәтләнде
Актаныш районы Эшкуарларның иң яхшы координация Советы республика конкурсында «Кече хуҗалык һәм кооперация формаларын үстергән өчен» номинациясендә җиңүче дип табылган. Районыбыз вәкилләренә тантаналы төстә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Газета-журналларга иң күп язылучылар Яңа Әлемдә яши!
Актаныш районында иң күп газета-журнал алдыручы халык Яңа Әлем авыл җирлегендә яши. Бу тенденциянең озак еллар сакланып килүе, әлбәттә, үз эшен яратып, күңел биреп башкарган почта хезмәткәрләренә нык бәйле. Бүген иртә белән без Яңа Әлем почта бүлекчәсенең уңыш серләре белән танышып кайттык.
-
Райондашыбыз яңа картинасын тәмамлады: Бормалы да бормалы, Сөн буйлары!
Иҗат дөньясында үз эзен калдырган райондашларыбыз үзләренең хезмәт җимешләре белән безне һәрвакыт сөендереп торалар. Мәсәлән, әле генә Айрат Сәрвәров яңа картинасын тәмамлаган. Шатлыклы хәбәрен ул безнең белән дә уртаклашты.
-
Урманчы Рәмис Хисамов Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Урманчы Рәмис Хисамов Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәмис Рифхәт улына Рәхмәт хатын Актаныш районы Башлыгы Ленар Зарипов белән ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырды.
-
Мактауга лаек эшсөяр райондашларыбыз хөкүмәт бүләкләренә лаек булды
Актаныш муниципаль район Советының 2024 елны йомгаклау һәм 2025 елга бурычлар билгеләүче мөһим утырышында хезмәтләрендә фидакарьлек күрсәткән райондашларыбыз хөрмәтләнде. Мактауга лаек эшсөярләрне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да хезмәт уңышлары телибез.
-
Россия Хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк якташыбыз Лиана Ганиевага рәхмәт белдерде
Россия Хоккей Федерациясе президенты Владислав Александрович Третьяк «Лачын» спорт мәктәбенең күренекле укучысы, хоккей буенча Россия Федерациясенең хатын-кызлар җыелма командасының әйдәп баручы уенчысы Лиана Ганиевага рәхмәтен белдерде.
-
Якташыбыз, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирза «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Якташыбыз, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирза- Илфак Ибраһимов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләк Илфак Мирза улына Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасын ачу тантанасында- ТР Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясе кысаларында тапшырылды.
-
Якташыбыз, РКБ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Коллегиянең иң күңелле мизгелләре- йомгаклау өлешендә хезмәтләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән медицина хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Алар арасында якташыбыз, Актаныш егете, хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиевнең дә булуы безнең өчен олы горурлык!